«Шигъри тамчы» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 05.04.2021–20.05.2021

5 апрельдән 12 майга кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 3 яшьтән алып 12 яшькәчә балаларны «Шигъри тамчы» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйгенең темасы: «Безгә дуслык бик кирәк – безнең илебез бик зур».
Бәйге Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. 
Теләге булганнар 2021 елның 12 маена кадәр бәйгедә катнашу өчен гаризаны, дуслык турында шигырь укыганның видеоязмасын китапханәнең biblio_cdb@mail.ru электрон адресына җибәрә яки Тынычлык проспекты, 61 нче йорт адресы буенча тапшыра ала. 

Үткәрү урыны: Тынычлык пр., 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15) адресы буенча Үзәк балалар китапханәсе. 
Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Шигъри тамчы» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Бәйгенең темасы: «Безгә дуслык бик кирәк – безнең илебез бик зур»

Фамилия, исем, әтисенең исеме________________________________________________
Туу вакыты (тулы яше) ______________________________________________________
Балалар бакчасы № ________________________________________________________
Җитәкчесе ФИО___________________________________________________________
Элемтә өчен телефон _________________________________________________________
Е-mail _____________________________________________________________________
Бәйгегә тәкъдим ителүче шигырьнең авторы һәм исеме___________________________

Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм

Дата «___» _________2021 ел.                                Имза__________________

 

 

Поделиться: