«Мин Пушкин иҗатын яратам» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе (6+)

Время проведения: 01.02.2021-20.02.2021

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Мин Пушкин иҗатын яратам» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. 
Бәйгедә 7-16 яшь аралыгында 27 кеше катнашты. 
Бәйгедә катнашучылар Александр Сергеевич Пушкин әсәрләрен яттан сөйләп кенә калмады, алар тамашачыга әсәрнең бөтен байлыгын, тирәнлеген һәм мәгънәсен җиткерергә тиеш булды. Бәйгедә катнашучыларның барысы да А.С.Пушкин иҗатын яратуы һәм яхшы белүен күрсәтте. Хәтта иң нәни укучыларыбыз да катлаулы, озын текстларны төртелмичә, матур итеп укый алды. Барлык катнашучыларга яхшы итеп укыганнары, шулай ук тамашачы өчен кечкенә генә спектакльләр булдыруы өчен рәхмәт. 

Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Автозавод пр-ты, 23 нче йорт, 109-116 нчы фатирлар (Яңа шәһәр, 28/11) адресы буенча 6 нчы санлы китапханә.
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 54-53-30.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре буенча в возрастной категории 7-11 яшьлек балалар арасында җиңү яулаучылар:

1 нче урын – Кокуркин Иван
2 нче урын – Чупис Анастасия
3 нче урын – Ногуманов Мансур 

12-15 яшьлек балалар төркемендә:

1 нче урын – Федотов Богдан
2 нче урын – Ополева Арина
3 нче урын – Камалова Диана

Сөләйманова Самира «Иң эмоциональ уку» өчен махсус номинациядә бүләкләнде.
Башка катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!

 

 

Поделиться: