«Гаҗәеп кошлар дөньясы» шәһәр фотобәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 21 апреля 2025 года

2025 елның 10 мартыннан 21 апреленә кадәр шәһәр үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге «Гаҗәеп кошлар дөньясы» шәһәр фотобәйгесе үткәрә. Катнашу өчен 3-15 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк балалар чакырыла. 

Бәйгегә түбәндәге номинацияләрдә фотолар кабул ителә:

– «Кошлар өчен җимлекләр» – катнашучының җимлек фонында төшкән фотосы;

– «Объективта кош» – катнашучының кош янында төшкән фотосы;

– «Кошлар дөньясында» – катнашучының кошлар турында китап белән төшкән фотосы;

– «Канатлы дусларның рәсемен ясыйбыз» – рәсемнең фотосурәте.

Бәйге эшләре 2025 елның 21 апреленә кадәр (кертеп) кабул ителә. 

Белешмәләр өчен телефон: 8(8552)70-02-26

Е-mail: cbs-unior@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: