«Без Алиш оныклары» шәһәркүләм иҗади онлайн бәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Платно
Время проведения: 14.09.2020-30.10.2020

Балаларны шигърият дөньясына, нәфис сүз жанрына җәлеп итү һәм фронтовик-язучы А.Алиш иҗатын пропагандалау максатында, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Без Алиш оныклары» дип аталган шәһәркүләм иҗади бәйге узды. Бәйгедә 115 бала – балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча узды: «Нәфис сүз осталары»,  «Рәсем», «Кул эшләре».

Бәйге 2020 елның 14 сентябреннән 30 октябренә кадәр уздырылды. 

Безнең электрон адрес:  cbs_filial14@mail.ru.

Уздыру урыны: 14 нче санлы балалар китапханәсе, адрес: Чаллы, Сөембикә проспекты, 87 нче йорт (Яңа шәһәр,  49/16).

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 56-28-25

Бәйгенең нигезләмәсе
Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: