«Яраткан китап геройлары» рәсем һәм кул эшләре бәйгесе нәтиҗәләре (6+)
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Яраткан китап геройлары» рәсем һәм кул эшләре бәйгесе үтте. Без бәйгедә барлык катнашучыларга, шулай ук укытучылар һәм ата-аналарга рәхмәт белдерәбез! Җиңүчеләрне котлыйбыз, барыгызга да иҗади уңышлар һәм сәламәтлек телибез! Үткәрү урыны: Яңа шәһәр, Сөембикә проспекты, 87 нче йорт (49/16, Балалар хореография мәктәбе бинасы) адресы буенча 14 нче санлы балалар китапханәсе.
|