«Яшел ГТО» тапшырабыз» Экологик уен (12+)

Время проведения: 13.04.2019

«ҮКС» муниципаль бюджет учреждениесенең Шәһәр үзәк китапханәсе «Чүп. Башка. Юк. Яр Чаллы» экологик иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Яшел ГТО» тапшырабыз» экологик уенын оештыра һәм уздыра.  

Уен Гомумроссия экологик хәвеф-хәтәрдән саклау көне уңаеннан, «Яшел республика. ГТО» проекты кысаларында үткәрелә һәм яшьләрне экологик яктан агарту, ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Татарстанда әлеге проект 2015 елдан бирле тормышка ашырыла.

«Яшел ГТО» уены яшьләрдә актив тормыш карашы һәм туган як, шәһәрнең әйләнә-тирә мохит торышы өчен җаваплылык хисләре формалаштыру максатында уздырыла.

Уен 2019 елның 13 апреле көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Яшел дулкын-2019» IV Шәһәркүләм экологик фестивале кысаларында узачак. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Уенда катнашу өчен шәһәрнең урта гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең 7-10 нчы сыйныф укучылары командалары чакырыла. Бер уку йортыннан бер генә команда катнаша ала. Командада 6 кеше булырга тиеш.

Катнашу өчен гаризаларны 2019 елның 8 апреленә кадәр library-sio@mail.ru электрон почтасына яисә Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең Белешмә-мәгълүмат бүлегенә алып килергә.  Катнашучы командалар саны чикләнгән. 7 команда җыелгач, гаризалар кабул ителү туктала.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Уенны үткәрү тәртибе турында нигезләмә

«Яшел ГТО» тапшырабыз» экологик уенында катнашучы

ГАРИЗАСЫ


Уку йортының исеме_____________________________________________________________
Төркемнең җитәкчесе, укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме__________________
Элемтә өчен телефон, е-mail ______________________________________________________

Сыйныф, команданың исеме______________________________________________________
Катнашучылар (ФИО) ___________________________________________________________

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: