Время проведения: 01.09.2020-30.09.2020
Катнашучылар бәйгегә гаиләләрендә яратып укыла торган Габдулла Тукай әсәрләренә, татар халык әкиятләренә, «Сак-Сок» бәетенә, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәhдиев, Фәнис Яруллин, Айдар Хәлим, Зифа Кадыйрова һәм башка язучыларның китапларына багышланган язмаларын юлладылар. Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә I, II, III урыннар өчен электрон Дипломнар белән бүләкләнде. Катнашучыларның барысына да һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Бәйгегә кагылышлы сораулар буенча әлеге адрес белән мөрәжәгать итәргә мөмкин: Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманова урамы, 48 нче йорт (Яңа шәһәр, 14/01). Телефон: 35-33-86; e-mail: cbs_filial12@mail.ru
|