2020 елның 10 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 15 нче санлы китапханәсе «Әтиемә охшыйсым килә!» исемле шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгедә 5 яшьтән алып 10 яшькәчә балалар катнаша ала. Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырыла: – 5-7 яшьләр; – 8-10 яшьләр. Бәйге дүрт этапта үтәчәк. – 1 нче этап: 10 гыйнвардан 15 февральгә кадәр – гаризалар кабул итү; – 2 нче этап: 18 февраль 10:00-12:30; 13:00-16:00 сәгатьләрдә – сайлап алу туры; – 3 нче этап: 19 февраль – нәтиҗәләр чыгару; – 4 нче этап: 21-22 февральләр – дипломнар һәм сертификатларны җибәрү. Бәйгедә катнашу өчен балаларга 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне темасына багышланган шигырьне сәнгатьле итеп укырга тәкъдим ителә. Катнашучылар рус һәм татар телендә чыгыш ясый ала, дәвамлылыгы 5 минуттан да артмаска тиеш. Музыка, слайд-презентация, декорацияләр, костюмнар куллану хуплана. Бәйгедә катнашу өчен гариза һәм түләү турында квитанция күчермәләре китапханәнең электрон адресына (сbs_filial15@mail.ru) яки түбәндәге адрес буенча 15 нче китапханәдә кабул ителә: Яңа шәһәр, Бердах бул. 4 нче йорт, кв. 361-362 (45/14) 15 нче санлы китапханә, катнашырга теләк белдерүчеләр саны күп булу сәбәпле, «Әтиемә охшыйсым килә!» исемле шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе буенча гаризалар кабул итүне туктата. Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 2020 елның 7 феврале. Белешмәләр өчен тел. 52-69-06. Бәйгенең нигезләмәсе Бәйгенең нәтиҗәләре |