«Рус шигърияте җырда»: челтәрле музыкаль батл (6+)

Бесплатно
Время проведения: 01.02.2021–04.03.2021

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Рус шигърияте җырда» дип аталган челтәрле музыкаль батл башлап җибәрә. Музыкаль батлга рус классикларының «рэп»; «шансон»; «джаз»; «поп-музыка»; «классика», «рок» кебек төрле музыкаль жанрлардагы шигырьләрен башкаруның видеоязмалары кабул ителә.   
Музыкаль батлда 6 яшьтән өлкәнрәк теләге булган һәркем катнаша ала.  
Анда катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
https://vk.com/public174645654 (Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге) һәм «Рус шигърияте җырда» https://vk.com/public202092914 төркемнәренә кушылырга кирәк;
– рус классигының сайлап алган бер шигырен музыкаль жанрларның берсендә башкаруны видеога төшерергә һәм аны #РусскаяПоэзияВмузыке #библиотекиЧелнов #ОтделИскусств хештеглары белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Рус шигърияте җырда» https://vk.com/public202092914 төркемендә урнаштырырга;
– гаризаны cbs-art@mail.ru электрон почтасына «Рус шигърияте җырда» дигән язу белән җибәрергә. 
Кешеләргә күп кенә матур юллар һәм моңлы көйләр бүләк иткән әдәбият һәм музыка бердәмлеген той!
Гаризалар һәм эшләр  2021 елның 1 февраленнән 28 февраленә кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: +7(8552) 70-02-26, +79957655920.
Челтәрле музыкаль батлны уздыру турында тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз. 

«Рус шигърияте җырда» дип аталган челтәрле музыкаль батлында катнашу өчен
ГАРИЗА

1. Өлкә (төбәк, республика):
2. Торак пункт (район, шәһәр, авылның тулы исеме):
3. Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме:
4. Шигырьнең авторы һәм исеме:
5. Язмага сылтама (язманы теркәлмәгән кешеләр дә карый алырга тиеш):
6. Кире элемтә һәм катнашучы Дипломы алу өчен электрон почта адресы:

 

 

 

Поделиться: