Время проведения: 2 марта 2022 г.
Республика балалар китапханәсе сезне «Әкияттә – юбилей, әйдә без дә кушылыйк» акциясенә чакыра. Ул Бөтендөнья кычкырып укулар көнен үткәрүгә багышлана (2022 елның 2 марты). Акция кысаларында төрле мәйданчыкларда Татарстан Республикасы муниципаль район балалар китапханәләре белгечләре тарафыннан балаларның 2022 ел юбиляр чит ил әкиятләрен кычкырып укулары оештырыла. Акция 2022 елның 17 гыйнварында башлана. Катнашучыларны сертификатлар һәм рәхмәт хатлары көтә. Кушылыгыз һәм яраткан китапларыгызны укудан ләззәт алыгыз! |