Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее Бөтендөнья язучылар көне кысаларында оештырылган «Музейга экспонат бүләк ит» акциясе игълан итә. Акция 2022 елның 1 февраленнән 3 мартына кадәр әдәбият тарихы музее фондын Татарстан Язучылар берлеге Чаллы бүлеге язучыларының тормышы, иҗаты һәм хезмәт эшчәнлеге белән бәйле яңа экспонатлар белән тулыландыру максатыннан уздырыла.
Экспонатлар сыйфатында: – язучының иҗаты, хезмәт эшчәнлеге белән бәйле әйберләр; – үткән еллар тормыш-көнкүреш әйберләре, язу-сызу кораллары; – фотолар, документлар, грамоталар, китаплар (автографлары булган китаплар), афишалар; – элекке открыткалар, календарьлар (тематик тупланмалар), картиналар, маркалар һ.б.; – электрон видеоматериаллар һ.б. кабул ителә. Адрес: Чаллы шәһәре, Х.Ямашев бульвары, 4/14А йорты. Белешмәләр өчен телефон: 8-917-283-50-96. Шәһәркүләм акциянең нигезләмәсе |