«Батырлыгыңа сокланып, җырларың белән рухланып…»

23 нче апрель көнне 11 нче балалар китапханәсендә  З5 нче мәктәпнең  5 б класс укучылары белән “Батырлыгыңа сокланып, җырларың белән рухланып” исемле әдәби дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: сугышның чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларында батырлыгын,  милли горурлыгыбызны  М. Җәлил һәм А. Алишның иҗаты аша күрсәтү.

Шагыйрьләрнең китапларыннан күргәзмә тезелде. Әдәби дәрес барышында М. Җәлил һәм А. Алиш сүзләренә язылган җырлар тыңланды.

Быел халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу бәйрәм сагышлы да, моңсу да. Шуңа күрә без аны ел саен дулкынланып көтеп алабыз.

Кичәнең икенче өлешендә татар халкының исемен дөньяга таныткан,.каһарман шагыйрләр М. Җәлил һәм А. Алишның сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китүләре һәм чоганышта калып, дошман кулына эләккәннән соң да, фашистларга каршы көрәшүләре турында сөйләнде. Шундый авыр шартларда да М. Җәлил немецларга каршы яшерен оешма төзи, шигырьләр язуын дәвам итә. Аларның туган җирләренә мәхәббәт, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләре әсирләрдә өмет, җиңүгә ышаныч уята.

Балалар  М. Җәлилнең“Моабит дәфтәрләре”нең озын, урау юллар үтеп, туган илебезгә кайту тарихын бик кызыксынып тыңладылар.

М.Җәлил,  А.Алиш кыска гына гомерләрендә дә безгә үлмәс иҗади мирас калдырганнар. Аларның шигырьләре бүген дә яши, җырлары үлемсез.

Әдәби дәрес ахырында балалар шагыйрләрнең берничә шигырен яттан сөйләделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.