Китап минем тормышта

Рзаева“Китап белән дуслыгым икенче сыйныфта укыгында, шәһәрнең Үзәк урамында урнашкан китапханәгә сәяхәттән башланды. Икенче катта урнашкан китапханә бүлмәләре миңа чын мәгънәсендә мәгарә булып тоелды. Һәм мин ул көнне яздырып алган китабымны кыстырып, өйгә кош кебек очып кайтып кердем дә йотлыгып укып та чыктым. Шул көннән алып дәресләрдән соң, өйгә юл сер сандыгы яшерелгән бина аша булды. Бу көн минем киләчәк тормышымны, һөнәремне билгеләгән көн дә булды. Икенче көнне алып кайткан Габдулла Тукай әкиятләрен кычкырып укыганда, гаиләбез тын калып тыңлады. Аннан соң игелекле тамашачыларым кич утырырга кергән күршеләр булды. Казанга театр училищасына юл тотканда, мин инде ике телдә камил аралашучы, татар, рус, дөнья әдәбиятын яхшы белгән укучы идем. Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасындагы” автобиографик материалга һәм әсирлек чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган  документаль повестын һәрбер кешегә укырга тәкъдим итәм. Гомумән, татар телендә басылып чыккан һәрбер яңа китап – минем өстәл китабым. Мин аларны сатып та алам, шулай ук язучыларның кул тамгалары белән бүләк ителгәннәре дә шактый. Шигърияттә трибун шагыйрьләрне яратам. Кадыйр Сибгатуллинның кайсы гына шигырен алсаң  зур сәхнәләрдән укырга була. Аларда гамь, мәгънә бар. Шулай ук  шәһәребездә яшәп иҗат итүче Айрат Суфиянов, Николай Алешковларның иҗатларын хөрмәт итәм. Белем чыганагы булган китапны һәркөнне кулыма ала алганыма сөенәм” 

Гөлзада Рзаева,

“Энергетик” мәдәният йорты директоры урынбасары,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

илсур тимеров“Китап уку- ул минем өчен яшәү рәвеше, илһам һәм белем чыганагы. Хәреф танып укырга өйрәнгәннән алып, кемдер мәҗбүр иткәнгә генә түгел, ә үзлегемнән кызыксынып, йотлыгып укыйм. Бер китапны укып чыгуга, икенчесе китап киштәмдә көтеп тора.

Эшчәнлегем тулысынча кешеләр белән аралашуга корылган. Шунлыктан өстәл китабым- психология дәреслеге.   Әмма минем өчен хакыйкатьне ачып бирүче  бер китап бар, ул да булса – Корьән китабы. Һәрбер сүрәсен кабат-кабат өйрәнәм, һәрвакыт яңача төшенәм.

Китап  дигән серле дөнья белән таныштыру бурычы гаиләгә йөкләнгән. Ата-ана кечкенәдән балада китап укуга мәхәббәт тәрбияли ала икән, димәк бу бала гомер буена зыялы, укымышлы булачак. Бүгенге көндә яшь буын мәгълүматны интернеттан ала дисәләр дә, без урта буын үрнәк күрсәтмәсәк, тагын берничә буыннан балаларыбыз китап укымаячак. Моны һичкенә дә булдырырга ярамый. Без тизлек заманында, үзгәрешләр заманында яшибез. Бүгенге яңалык, иртәгә мөһимлеген югалта. Шулай ук, бердәм дәүләт имтиханы да күп әзерлек таләп итә. Шунлыктан һәр укучының бүген кулында электрон китап, планшет. Иртәме, соңмы алар, аның барыбер кәгазъ вариантын табып укыячаклар.

Көнбатыш илләрендә узган ел белән чагыштырганда бүген газата–журналларның тиражлары арту күзәтелә. Һәр яңалык безгә алты-җиде елдан килеп җитә. Димәк, уңай якка үзгәрешләр булыр дип өметләнергә кала. Әлбәттә, кул кушырып күл буенда һава торышы көтеп утырырга ярамый. Һәрберебез  үзгәрешне үзебездән, гаиләбездән башлыйк.

Ялгыз утрауда берьялгызым калырга туры килсә, үзем белән Жюль Вернның китабын алыр идем. Фантастик китапларның чынбарлыгы гажәпләндерә. Андагы күренешләр тормышка аша.

Рәсәйдә Әдәбият елы игълан ителүгә уңай карыйм.

Китапхәнәләргә башлыча анда үткән чараларга йөрим”

Илсур Тимеров,

“Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире

закиров“Китап шәхесне канатландыра, дөньяга карашын киңәйтә, фикерләргә өйрәтә. Кешенең терәге, илһам чишмәсе булып тора. Балачактан китап укырга яратам.  Көндәлек тормышымны китап укудан башка күз алдына китерә алмыйм. Минемчә яшь кеше, киләчәктә үз  тормышы белән үзе идарә итәргә тели икән, ул белем чыганагына битараф булырга тиеш түгел. Гадәттә уңышка ирешкән кешеләр: тормышта үз урыныңны табарга, максатка ирешер өчен яхшы китап укырга һәм акыллы кешеләр белән аралашырга киңәш итәләр. Бу тәкъдимнәр үз эченә бөтен шартларны алмаса да, төп өлешне ачыклый.Әлбәттә китапның да, төрлесе бар.Бар китапны да рәттән укырга ярамый, бу мөмкин дә түгел. Бүген файдалы һәм кызыклы китап укыйм дисәң, сайлау иреге бар.

Заман алга бара.  Бүгенге көндә китапларның электрон версиясе өстенлек итә дисәләр дә, шәхсән мине ниндидер аңлаталмаслык көч яңадан кәгазь вариантына кайтара. Шәхси китапханәмдә мине кызыксындырган китаплар шактый. Шулай ук лицей китапханәсеннән дә китаплар алып укыйм. Мавыктыргыч китап дөньясы мине яңадан-яңа үрләргә өнди. “Камиллекнең чиге юк” диләр. Алдагы тормышыгызны ачык, якты итеп күрәсегез килсә, китаптан аерылмагыз”

Шамил Закиров,

Бөтендөнья татар конгрессы Чаллы бүлеге рәисе,

Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат директоры

“Белемем буенча филолог, шуңа нәфис әдәбиятны яратам. Психология белән кызыксынам, фәнни-популяр әдәбиятны да яратам. Беренче укыган китапларым – әкиятләр. Аларны мин 2-3 яшемдә беренче тапкыр кулга алганмын. Бүгенге мәгълүматка бай чорда китап уку гадәте саклана дип уйлыйм. Кайбер вакытта бик ашыгыч кирәк булганда, яки китапханәләрдә кирәкле китапны тапмаганда, китапның электрон вариантын да укыйм. Ә болай уземә басма китап уку ошый. Хәзер яшьләр күбрәк электрон форматта укый. Әмма, укый бит! Минемчә, китап укыган кеше укымаган кешедән үзенең белемле, тирән фикер йөртергә сәләтле булуы белән башкалардан аерылып тора”

Роза Минеханова, 24 яшь