Клубның оештыручысы – Яр Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУнең 10 нчы санлы китапханәсе.
Клубның социаль партнерлары булып 3, 5 нче урта гомумбелем бирү мәктәпләре һәм «Факел» яшүсмерләр клубы тора.
Клуб эше белән клуб Советы җитәкчелек итә.
Клубның максатлары һәм бурычлары:
– балаларның үзмәшгульлеге, Клуб әгъзаларының әдәби һәм сәнгати зәвыгын үстерү өчен китапханә тудырган мөмкинлекләрне киңәйтү, балаларны китап укуга һәм иҗади эшчәнлеккә тарту;
– Клуб әгъзаларының китапны һәм китап укуны алга җибәрү, китапханәдә уку белән кызыксыну тудыруга юнәлтелгән мәдәни-күңел ачу эшчәнлеген оештыру;
– хезмәт күрсәтү районы балаларын китапханәнең мәдәни-танып белү һәм белем бирүче чараларына тарту;
– балаларның әйләнә-тирәне танып белүләрен киңәйтү, иҗади һәм танып белү активлыгын үстерү, аларны милли һәм дөньякүләм балалар әдәбияты кыйммәтләре белән таныштыру.
Клуб эшчәнлегенең төп принциплары:
– теләге булган һәркем килә ала
– эчтәлеклелек
– төрлелек
– үткәрелүче чараларда клуб әгъзаларының актив катнашуы.
Эш формалары: китап бәйрәмнәре, әдәби кичәләр, очрашу кичәләре, телдән журналлар, мәгълүмати-танып белү сәгатьләре, китап укучылар конференцияләре, фикер алышулар.
Клуб әгъзалары: башлангыч мәктәп укучылары (7-11 яшь)
Һәр клуб әгъзасы хокуклы:
– үз теләге белән Клубка керергә;
– клуб оештырган барлык чараларда да катнашырга;
– клуб утырышларында доклад яисә хәбәрләр белән чыгыш ясарга;
– клубның еллык планын төзегәндә катнашырга;
– китапханә хезмәткәрләренең квалификацияле ярдәмен алырга;
– клуб эшенең планы турында мәгълүматны вакытында алырга;
– клуб эшчәнлеге өчен кирәкле әдәбиятны кулланырга.
Һәр клуб әгъзасы тиеш:
– клубның Уставын, гореф-гадәтләрен, кагыйдәләрен үтәргә;
– аның эшендә актив катнашырга;
– оештыручы тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә.
Очрашулар айга бер тапкыр уза.
Үз эшчәнлегендә клуб «ҮКС» МБУ Уставы, клубның Уставы, клуб эшенең планына нигезләнә.
Клубның төп документлары: клуб Уставы, паспорты, клуб әгъзаларының исемлеге, еллык план (абонемент), эш турында отчет.