«СӘЙЛӘН» – татар телен яратучы балалар клубы

Клубның шигыре:

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…
(Г.Тукай)

1985 елдан 17 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Сәйлән» клубы эшләп килә. Клубның төп юнәлеше: татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү; җөмһүриятебездә яшәп иҗат итүче язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен популярлаштыру, туган як турындагы әдәбиятны пропагандалау.

Клубта шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашулар, кызыклы кичәләр, милли бәйрәмнәр үткәрелә. Клубның җитәкчесе шәһәребезнең 17 нче китапханә мөдире –   Фирая Җәүдәт кызы Гыйззәтуллина.

Максаты: татар әдәбияты үрнәгендә туган ягыбызның, телебезнең матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтен үстерү.

Клубның бурычлары:

– туган ягыбызның тарихын, төбәгебездә яшәүче халыкларның көнкүрешен, мәдәниятен, милли бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнү;

 – татар балалар фольклорына, халык авыз иҗатына таянып, гаилә традицияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Клубның уставы:

– туган төбәгебезнең тарихы белән кызыксынучы мәктәпкәчә яшьтәге бала клуб әгъзасы була ала;

– клуб әгъзалары уздырылган барлык чараларда актив катнаша;

– клубның программасы бер елга исәпләнеп төзелә;

– клубның утырышы айга бер тапкыр үткәрелә.

Үткәрү урыны17 нче санлы китапханә. Адресы: Яр Чаллы, Татарстан урамы, 24 нче йорт, 212, 213 нче фатирлар (Яңа шәһәр, 50/02 йорты).

Клуб җитәкчесе: Закирҗанова Сәбилә Хәләф кызы.

Элемтә өчен телефон: (8552) 32-71-64.

Клуб советы:

Мөлекова Ләйсән Данил кызы – 49 нчы «Гөлназ» балалар бакчасы тәрбиячесе;

Нигъмәтҗанова Фирдәүсә Гыйләҗетдин кызы – 49 нчы «Гөлназ» балалар бакчасы тәрбиячесе;

Шәйхуллина Светлана Марсил кызы – ата-аналар арасыннан вәкил.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

1. Клубны оештыручы – Чаллы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 17 нче санлы китапханәсе.

2. Клубның социаль партнерлары –  49 нчы «Гөлназ» һәм 64 нче «Ландыш» балалар бакчалары.

3. Клуб эше белән Клуб советы җитәкчелек итә.

4. Төп максатлары һәм бурычлары.

Максат:

– китапханәнең актив йогынты ясаучы формалары аша Татарстанның тарихы һәм истәлекле урыннарына балаларны җәлеп итү.

Бурычлар:

–  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның игътибарын китапханәгә, язучыларыбызның бай мирасын укуга җәлеп итү.

– кече Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләү.

– ата-аналарны балаларда туган якны өйрәнү белемнәрен тәрбияләү буенча уртак эшчәнлеккә тарту.

5. Клуб эшчәнлегенең төп принциплары:  теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле узуы, төрлелеге.

6. Эш формалары: очрашу кичәләре, бәйрәм иртәләре, танып белү экскурсияләре, әңгәмәләр.

7. Клуб эшендә актив катнашучы 5 яшьтән алып 7 яшькәчә теләсә кайсы укучыбыз клуб әгъзалары була ала.

8. Клуб әгъзалары аның барлык төр эшчәнлегендә катнашырга хокуклы.

9. Клуб әгъзалары клуб кагыйдәләрнен, гореф-гадәтләрен һәм Уставын үтәргә, аның эшендә актив катнашырга, оештыручы тарафыннан расланган эчке кагыйдә тәртипләрен үтәргә тиеш.

10. Очрашулар айга бер тапкыр уза.

11. Клуб үз эшчәнлегендә «ҮКС» МБУ Уставы, эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, клубның Уставы, эш планына нигезләнә.

12. Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, клуб әгъзалары исемлеге, еллык план, эш турында хисап.

2020 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакытыЧараның исеме һәм формасы
ФевральУен-сәяхәт «По родному краю весело шагаю» (0+)
МартТанып белү сәгате «Весна в моем городе» (0+)
АпрельТуган тел көненә әдәплелек дәресе «Волшебные слова» (0+)
ИюльЧара «Украшения земли родной» (0+)
АвгустТатарстан республикасы көне уңаеннан әңгәмә «Татарстан – мой край родной» (0+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: