1. Клубны оештыручы һәм гамәлгә куючы – Чаллы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 17 нче санлы китапханәсе.
2. Клубның социаль хезмәттәшләре – 49 нчы «Гөлназ» һәм 64 нче «Ландыш» балалар бакчалары.
3. Клуб эше белән Клуб советы җитәкчелек итә.
4. Төп максатлары һәм бурычлары.
Максат:
– китапханәнең актив йогынты ясаучы формалары аша Татарстанның тарихы һәм истәлекле урыннарына балаларны җәлеп итү.
Бурычлар:
– мәктәпкәчә яшьтәге балаларның игътибарын китапханәгә, язучыларыбызның бай мирасын укуга җәлеп итү.
– кече Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләү.
– ата-аналарны балаларда туган якны өйрәнү белемнәрен тәрбияләү буенча уртак эшчәнлеккә тарту.
5. Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: аңлаешлылык, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле узуы, төрлелеге.
6. Эш формалары: очрашу кичәләре, бәйрәм иртәләре, танып белү экскурсияләре, әңгәмәләр.
7. Клуб эшендә актив катнашучы 5 яшьтән алып 7 яшькәчә теләсә кайсы укучыбыз клуб әгъзалары була ала.
8. Клуб әгъзалары аның барлык төр эшчәнлегендә катнашырга хокуклы.
9. Клуб әгъзалары клуб кагыйдәләрнен, гореф-гадәтләрен һәм Уставын үтәргә, аның эшендә актив катнашырга, оештыручы тарафыннан расланган эчке кагыйдә тәртипләрен үтәргә тиеш.
10. Очрашулар айга бер тапкыр уза.
11. Клуб үз эшчәнлегендә «ҮКС» МБУ Уставы, эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, клубның Уставы, эш планына нигезләнә.
12. Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, клуб әгъзалары исемлеге, еллык план, эш турында хисап.