«ЯЛКЫН» – өлкәннәр өчен клуб

«Ялкын» клубы 3 нче санлы китапханә базасында өлкән буын кешеләренең ялын тулыландыру, аларга хәзерге заман шартларында үзләренең мөһим урын алып торуын һәм кирәклеген тоярга ярдәм итү максатында оештырыла. Клубның социаль партнерлары булып «Дружба» территориаль иҗтимагый оешмасы, медицина кисәтүе үзәге, 2 нче санлы музыка мәктәбе, 21 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе тора.

Клубның төп максатлары һәм бурычлары:
– өлкәннәрнең ялын оештыру;
– белемнәрен тирәнәйтү һәм яңа төрле кызыксынулар булдыру;
– үзгәрә баручы әйләнә-тирә мохиткә яраклашу;
– үз-үзеңә бәя бирү дәрәҗәсен үстерү;
– яңа дуслар табу.
Очрашулар айга бер тапкыр уза.

Үткәрү урыны: 3 нче санлы китапханә. Адресы: Низаметдинов урамы,  9 нчы йорт.
Клуб җитәкчесе: Нәҗибә Нәҗип кызы Зарипова (3 нче санлы китапханә мөдире).
Элемтә өчен телефон: (8552) 34-72-16.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
Клуб Яр Чаллы шәһәренең 3 нче санлы китапханәсендә оештырылган.
Социаль хезмәттәшләре булып «Челнинские известия» шәһәр газетасы,  2 нче санлы музыка мәктәбе, 4 нче хастаханә, Россия кулланучылар күзәтчелеге тора.
Клуб эше белән клуб Советы җитәкчелек итә.
Клубның төп максатлары һәм бурычлары:
– өлкәннәрнең ялын оештыру;
– белемнәрен тирәнәйтү һәм яңа төрле кызыксынулар булдыру;
– үзгәрә баручы әйләнә-тирә мохиткә яраклашу;
– үз-үзеңә бәя бирү дәрәҗәсен үстерү;
– яңа дуслар табу.
Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.
Эш формалары: шигъри һәм әдәби кичәләр, аралашу сәгатьләре, белгечләр белән очрашулар, фикер алышулар, ачыктан-ачык сөйләшү диалоглары, мәгълүмат сәгатьләре.

Клуб әгъзалары хокуклы:
– клуб үткәргән барлык чараларда да катнашырга;
– клуб утырышларында чыгыш ясарга;
– клуб эшен планлаштыруда катнашырга;
– мөмкинлек булганда китапханә хезмәткәрләренең квалификацияле ярдәмен алырга;
– клуб эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр һәм искәртүләр кертергә.
Очрашулар айга бер тапкыр уза.
Үз эшчәнлегендә клуб Устав һәм эш планына таяна.

Клуб әгъзалары тиеш:
– клуб кагыйдәләрен, традицияләрен һәм Уставын үтәргә;
– тигезлек һәм бер-береңне хөрмәтләү принциплары буенча эшләргә.
Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, әгъзаларының исемлеге, еллык план, эш буенча отчет.

2023 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ
Үткәрү вакыты Чараның исеме, үткәрү вакыты 
Февраль

Әдәби кичә
«Я влюблён в жизнь: Фанис Яруллин» (18+)

Март

Автор Зифа Кадырова белән иҗади очрашу
 «Галерея знаменитых женщин»  (18+)

Апрель

Тематик кичә
 «100 советов на здоровье» (18+)

Май

Тарихи кичә
«И память книга оживит» (18+)

Октябрь

Ретро-кичә
«Славим возраст золотой» (18+)

Ноябрь

Кичә-портрет 
«Мудрость жизни – молодость души» (18+)

Декабрь

Аралашу сәгате
«Милосердие через книгу»  (18+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: