«МИРАС» – балалар өчен клуб

Әкиятләр иленә сәяхәт 1
Әкиятләр иленә сәяхәт 2
Әкиятләр иленә сәяхәт 3
Мансур Сафин белән очрашу 1
Мансур Сафин белән очрашу 2
Сөмбелә уңыш бәйрәме 2
чорлар аша Сөембикә дәшә 1
чорлар аша Сөембикә дәшә 2
чорлар аша Сөембикә дәшә 3
Яши Тукай, яши халкын зурлап 2

Шигаре: 

«Мирасы бар халыкның киләчәге бар»

«Мирас» клубы 2003 елда «ҮКС» МБУнең 12 нче санлы китапханәсе каршында оештырыла.
Клубның төп бурычлары: яшь буында туган як тарихын, танылган якташларыбызның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата ихтирам һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Клуб утырышлары айга бер тапкыр әңгәмәләр, китап укучылар конференцияләре, бәйгеләр, танылган кешеләр (шагыйрьләр, язучылар, музыка осталары, рәссамнар, туган якны өйрәнүчеләр һ.б.) белән очрашулар, бәйрәмнәр, клубка йөрүчеләрнең иҗади эшләре күргәзмәләре рәвешендә үтә. Барлык чаралар китап күргәзмәләре белән үрелеп бара, утырышларның нәтиҗәләре буенча мәгълүмати материаллар басма һәм электрон форматта бастырып чыгарыла.

Үткәрелү урыны: Яр Чаллы шәһәренең 12 нче санлы татар китапханәсе. Адресы: Ш. Усманов урамы, 48 нче йорт.
Клубның җитәкчесе:
Шәехова Алмазия Зиннур кызы.
Элемтәләр өчен телефон: (8552) 35-33-86.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

«Мирас» клубын оештыручы һәм гамәлгә куючы – Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 12 нче санлы китапханәсе. Клубның төп бурычлары – яшь буында туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган төбәк җирлегендә яшәүче халыкларның мәдәнияте, йола һәм гореф-гадәтләренә карата ихтирам һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: һәр китап укучы бала клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.
Эш формалары: туган якны өйрәнүгә багышланган әңгәмәләр, дискуссияләр, укучылар конференцияләре, бәйгеләр, бенефислар һәм танылган кешеләр (туган якны өйрәнүчеләр, шагыйрьләр, язучылар, музыкантлар, рәссамнар һ.б.) белән очрашулар, уртак бәйрәмнәр, клуб әгъзаларының иҗади һәм кул эшләрен күргәзмәләре.  

Чаллының Яңа шәһәрендә яшәүче 6-14 яшьлек балалар клуб әгъзасы була ала.

Клуб әгъзалары:
– клубның җитәкче органнарына сайларга һәм сайланырга;
– клуб эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә катнашырга;
– чаралар уздыруда кирәкле әдәбиятны кулланырга хокуклы. 

Клуб әгъзалары:
– клуб эшендә актив катнашырга;
– оештыручы тарафыннан билгеләнгән эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә;
– гомумкешелек кыйммәтләрен танырга, нинди диндә, нинди милләт вәкиле булуына карамастан, һәр кешегә, төбәгебездә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтенә хөрмәт белән карарга;
– луб советы биргән йөкләмәләрне намус белән үтәргә тиеш.

2023 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПЛАНЫ

 

Үткәрү вакыты

Чараның формасы, исеме

 

Җаваплы

гыйнвар

Мәгълүмат сәгате

«Укытучы – олы юл башың, Күзләреңне ачкан кояшың» (6+)

Шаихова А.З.

февраль

Әдәби бәйрәм
«Туган телем – иркә гөлем» (6+)

Шаихова  А.З.

март

Р. Галиуллин иҗаты буенча әдәби кунакханә «Замана балалары язучысы – Рөстәм Галиуллин» (6+)

Шаихова  А.З.

апрель

Телдән журнал
«Без Тукайлы халык» (6+)

Шаихова А.З.

май

Батырлык сәгате
«Кызлар йолдызлар» (6+)

Шаихова А.З.

сентябрь

А.Алиш иҗаты буенча әдәби бәйрәм

«Язучы да Алиш батыр да» (6+)

Шаихова А.З.

октябрь

Фольклор сәгате
«Рухи хәзинәләр сандыгы» (6+)

Шаихова А.З.

ноябрь

Ш.Галиев иҗаты буенча брейн-ринг
«Шәвәлидә кунакта» (6+)

Шаихова А.З.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: