«Луч» («Нур») – яшүсмерләр клубы

      «ЛУЧ» – яшүсмерләр өчен клуб

Лучшее     

             Увлечение –

                                   Чтение

(Иң яхшы мавыгу – уку)

 

Клубның шигаре: «Яңа буын – укуны сайлый!»

Балалар!

Китапханәбездә «ЛУЧ» яшүсмерләр клубы үз эшен башлап җибәрде. 2020 ел Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Шунлыктан клубта узачак очрашулар Бөек Ватан сугышы геройларына һәм китапларына багышланачак. Китапханәдә сезнең өчен узган дәһшәтле сугышның тарихы, вакыйгалары, батырлыклары турында иң яхшы нәфис әсәрләр тәкъдим ителгән китап күргәзмәләре әзерләнде. Китапханә фондындагы сугыш турында барлык китаплар георгий тасмасы белән билгеләп куелачак.  
Без сезне укылган китаплар турында җанлы әңгәмәгә чакырабыз. Сез монда матур һәм төгәл итеп үз фикерегезне белдерергә, укыганнар турында фикер йөртергә өйрәнерсез.

Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 5 нче йорт (Яңа шәһәр, 7/13 йорты), 11 нче санлы балалар китапханәсе

Җитәкчесе: Петрова Елена Евгеньевна

Элемтә өчен телефон: 58-55-11

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
1. «ЛУЧ» клубын оештыручы һәм гамәлгә куючы – Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 11 нче санлы балалар китапханәсе.
2. Клубның социаль хезмәттәше – 35 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.
3. Клуб эше белән Клуб советы идарә итә. 
4. Клубның төп бурычы – әдәби белемнәрне популярлаштыру, яшүсмерләр арасында дөньяви мәдәниятнең бөек казанышы буларак китапны пропагандалау.
5. Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: эчтәлеклелек, аңлаешлылык, төрлелек, үткәрелүче чараларда барлык клуб әгъзаларының актив катнашу мөмкинлеге.  
6.Эш формасы: очрашу кичәләре, диспутлар, ачыктан-ачык сөйләшү сәгатьләре, яңа китаплар күргәзмәләре, китаплар буенча фикер алышу кичәләре, укучылар конференцияләре, тематик кичәләр.
7. 12-14 яшьтәге укырга ярата торган, әхлак, тормыш мәгънәсе, яхшылык һәм явызлык темалары борчыган теләсә кайсы яшүсмер клуб әгъзасы була ала. 
8.Клуб әгъзалары аның бөтен төр эшчәнлегендә катнашырга хокуклы. 
9. Клуб әгъзалары тиеш:
– аның эшендә актив катнашырга;
– оештыручы учреждение тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә.
10. Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, чаралардан фотолар һәм клуб эше турында хисап.

2023 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ

Название и форма мероприятия

Чит. назначение

Сроки проведения

Ответственные
за проведение

Час хорошей литературы
«Книги – лауреаты Международного конкурса имени Сергея Михалкова» (12+)

12-14 лет

февраль

Петрова Е. Е.

Встреча с актуальной книгой «Книги, помогающие жить. Е. Мурашова «Класс коррекции» (12+)

12-14 лет

март

Петрова Е. Е.

Урок по роману Джона Бойна «Мальчик в полосатой пижаме: история большой дружбы» (12+)

12-14 лет

апрель

Петрова Е. Е.

Беседа-презентация
«Творческий дуэт: Андрей Жвалевский и Евгения Пастернак» (12+)

12-14 лет

сентябрь

Петрова Е. Е.

Обсуждение книги Анники Тор «Остров в море» «На краю земли» (12+)

12-14 лет

октябрь

Петрова Е. Е.

Книжное ревю
«Книга, о которой я хочу рассказать» (12+)

12-14 лет

ноябрь

Петрова Е. Е.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: