«ИЛҺАМ» («ВДОХНОВЕНИЕ») – өлкән буын вәкилләре клубы

 

1 нче санлы китапханәдә «Илһам» («Вдохновение») клубы эшли. Ул күңеле белән һаман да яшь булып кала белгән, актив тормыш рәвеше алып баручы сәләтле кешеләрне берләштерә.

Клубта сентябрь аеннан мартка кадәр аена бер тапкыр очрашулар уздырыла. Анда яхшы кәеф, дусларча аралашу хөкем сөрә, төрле талант ияләре белән кызыклы очрашулар, иҗади кичәләр, әдәби-музыкаль кунакханәләр, бәйрәмнәргә багышланган чаралар оештырыла.

Безнең клуб – буш вакытыгызны интеллектуаль, эстетик һәм культуралы аралашу, үсүгә багышлау өчен менә дигән урын. Клубка килүчеләрне яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге көтә!

 

Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, 6/11 кварталы, 1 нче йорт (Һади Такташ урамы, 45 нче йорт).

Клубның җитәкчесе: Миронова Дарья Николаевна.

Телефон: (8552) 46-03-34.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

1.Гомуми кагыйдәләр. Клубның исеме, рәсми статусы.

1.1. Клуб шигырь, җыр сөюче һәм бергәләп иҗади ял итәргә теләүче ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләрнең ирекле иҗтимагый берләшмәсе.

1.2. Яшенә һәм социаль хәленә карамастан, иҗади яки иҗат белән кызыксынучы теләгән һәр кеше клуб әгъзасы була ала.

1.3. Үз эшчәнлегендә клуб әлеге уставка таяна.

2. Клуб эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары.

2.1. Максатлары:

ЗЯБ бистәсе кешеләрен мәдәни эшчәнлеккә, иҗади үсеш һәм аралашу өчен берләштерү.

Клуб әгъзаларының иҗади потенциалын үстерү, үз иҗат җимешләрен булдыруда ярдәм итү.

Халыкның мәдәни ялын оештыру. Шигърияткә һәм музыкага, сәнгатьнең башка төрләренә кызыксыну уяту.

Клуб эшчәнлеге оештырылган китапханә чараларында һәм мәдәни программаларында, социомәдәни тормышында актив катнашу.

2.2. Бурычлар:

Төрле сәнгать эшчәнлекләренә багышланган клуб утырышларын оештыру һәм уздыру.

Илебез һәм чит ил язучылары, композиторлары, музыкантларының иҗатын популярлаштыру.

Туган якны өйрәнү эше.

Клуб әгъзаларының мәдәни-белем бирү һәм мәдәни-ял итү китапханә чараларында катнашуы.

Шәһәрнең башка иҗади берләшмәләре, белем бирү, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү.

Рәсми булмаган иҗади аралашу өчен коммуникатив мөмкинлекләр һәм иҗади үсеш алу өчен шартлар тудыру.

3. Клуб эшчәнлеген оештыру.

3.1. Клуб эшчәнлеге алдан расланган үсеш планы буенча алып барыла. Ул бер елга клуб әгъзалары теләген исәпкә алып төзелә.

3.2. Клуб утырышлары аена бер тапкыр уздырыла.

4. Клуб җитәкчелеге.

4.1. Клуб белән Гомуми Оештыру Җыелышында иң күп тавыш җыеп сайланган Президент җитәкчелек итә.

4.2. Клуб белән идарә итүнең гамәли органы Актив (административ совет). Ул берләшмә әгъзалары тарафыннан Гомуми Оешма Җыелышында сайлана.

5. Клуб әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары.

5.1. Хокуклары. Клуб әгъзалары :

Клуб уздырган барлык утырышларда һәм чараларда катнашу хокукына ия.

Башка иҗади берләшмәләр эшчәнлегендә дә катнаша ала.

Клуб эшчәнлегенә кагылышлы үз тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен ясарга мөмкин.

Клуб Активына сайлану хокукына ия, Клубның җитәкчелек органнарына үз кандидатурасын тәкъдим итә ала.

5.2. Бурычлары. Клуб әгъзасы тиеш:

Әлеге Устав таләпләрен үтәргә.

Клуб эшчәнлегендә актив катнашырга.

Клуб әгъзалары һәм кунаклары белән аралашканда хөрмәт һәм әдәплелек, башкача фикерләүче кешеләр белән толерантлык күрсәтергә.

Клуб һәм китапханә милкенә сакчыл карарга.

2020 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты

Чараның исеме һәм үткәрү формасы 

ГыйнварФольклор сәгате «Гуляй на Святки без оглядки!»
ФевральБунин турында кичә-портрет «Живописец слова»
МартЕ. Денисенконың иҗат кичәсе «Поэзия моей души»
ОктябрьРетро-утырмалар «А в сердце молодость поет!»
НоябрьӘдәби-музыкаль кунакханә «Светлый праздник – мамин день!»
ДекабрьЯңа ел мозаикасы «Новый год отметим вместе – танцем, юмором и песней!»
ФОТОАЛЬБОМ

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: