«ИЛҺАМ» – өлкән буын вәкилләре клубы

Китапханә – вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен менә дигән урын.
2022 елда 1 нче санлы китапханәдә күңелләре белән һәрчак яшь, шаян, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга омтылучы күркәм, сәләтле кешеләрне берләштерүче «Илһам» клубы үз эшен торгызып җибәрә.

Клубта ел дәвамында айга бер тапкыр очрашулар уздырыла. Анда җанлы, дустанә аралашу рухы хакимлек итә, талантлы шәхесләр белән кызыклы очрашулар, иҗади кичәләр, әдәби-музыкаль кунакханәләр, календарь бәйрәмнәре буенча чаралар оештырыла. 
Безнең клуб буш вакытны интеллектуаль, зәвыклы һәм мәдәни үсеш һәм аралашу өчен файдалы итеп кулланырга мөмкинлек тудыра. Барлык катнашучыларны бары тик яхшы кәеф көтә!

 

 

Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, 6/11 кварталы, 1 нче йорт (Һади Такташ урамы, 45 нче йорт).
Клубның җитәкчесе: Зотова Лилия Илдус кызы.
Телефон: (8552) 46-03-34.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

1.Гомуми кагыйдәләр. Клубның исеме, рәсми статусы.
1.1. Клуб шигырь, җыр сөюче һәм бергәләп иҗади ял итәргә теләүче ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләрнең ирекле иҗтимагый берләшмәсе.
1.2. Яшенә һәм социаль хәленә карамастан, иҗади яки иҗат белән кызыксынучы теләгән һәр кеше клуб әгъзасы була ала.
1.3. Үз эшчәнлегендә клуб әлеге уставка таяна.
2. Клуб эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары.
2.1. Максатлары:
ЗЯБ бистәсе кешеләрен мәдәни эшчәнлеккә, иҗади үсеш һәм аралашу өчен берләштерү.
Клуб әгъзаларының иҗади потенциалын үстерү, үз иҗат җимешләрен булдыруда ярдәм итү.
Халыкның мәдәни ялын оештыру. Шигърияткә һәм музыкага, сәнгатьнең башка төрләренә кызыксыну уяту.
Клуб эшчәнлеге, оештырылган китапханә чараларында һәм мәдәни программаларында, социомәдәни тормышында актив катнашу.
2.2. Бурычлар:
Төрле сәнгать эшчәнлекләренә багышланган клуб утырышларын оештыру һәм уздыру.
Илебез һәм чит ил язучылары, композиторлары, музыкантларының иҗатын популярлаштыру.
Туган якны өйрәнү эше.
Клуб әгъзаларының мәдәни-белем бирү һәм мәдәни-ял итү китапханә чараларында катнашуы.
Шәһәрнең башка иҗади берләшмәләре, белем бирү, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү.
Рәсми булмаган иҗади аралашу өчен мөмкинлекләр һәм иҗади үсеш алу өчен шартлар тудыру.
3. Клуб эшчәнлеген оештыру.
3.1. Клуб эшчәнлеге алдан расланган үсеш планы буенча алып барыла. Ул бер елга клуб әгъзалары теләген исәпкә алып төзелә.
3.2. Клуб утырышлары аена бер тапкыр уздырыла.
4. Клуб җитәкчелеге.
4.1. Клуб белән Гомуми Оештыру Җыелышында иң күп тавыш җыеп сайланган Президент җитәкчелек итә.
4.2. Клуб белән идарә итүнең гамәли органы Актив (административ совет). Ул берләшмә әгъзалары тарафыннан Гомуми Оешма Җыелышында сайлана.
5. Клуб әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары.
5.1. Хокуклары. Клуб әгъзалары:
Клуб уздырган барлык утырышларда һәм чараларда катнашу хокукына ия.
Башка иҗади берләшмәләр эшчәнлегендә дә катнаша ала.
Клуб эшчәнлегенә кагылышлы үз тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен ясарга мөмкин.
Клуб Активына сайлану хокукына ия, Клубның җитәкчелек органнарына үз кандидатурасын тәкъдим итә ала.
5.2. Бурычлары. Клуб әгъзасы тиеш:
Әлеге Устав таләпләрен үтәргә.
Клуб эшчәнлегендә актив катнашырга.
Клуб әгъзалары һәм кунаклары белән аралашканда хөрмәт һәм әдәплелек, башкача фикерләүче кешеләргә карата толерантлык күрсәтергә.
Клуб һәм китапханә милкенә сакчыл карарга.

2023 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты

Чараның исеме һәм үткәрелү формасы

Февраль

Арт-сәгать «В мире славянской куклы» 

Март

Матур сүзләр сәгате «Эти женские истории»

Апрель

Сәламәтлек ярминкәсе «А у нас все здорово» 

Октябрь

Мәгълүмат сәгате «Осень жизни» 

Ноябрь

Ял кичәсе «Свет добра и надежды» 

Декабрь

Кичә «Новый год веселый и загадочный» 

ФОТОАЛЬБОМ

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: