«СӘЛАМӘТЛЕК» («ЗДОРОВЬЕ») – өлкәннәр клубы

DSC04857
DSC07531к
DSCN5763
DSCN2995
DSCN3157
DSCN5762
DSCN5766

Хәзерге заманда зур калаларда дөнья артыннан куып, кешеләр еш кына тормышның иң төп аспекты – сәламәтлек турында онытып җибәрә. Чөнки нәкъ менә ул кешенең хәзерге һәм киләчәк тормышы кайсы юл белән барачагын билгели. Сәламәт булган кеше тулы тормыш алып бара, туганнарын һәм якыннарын ярата, әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгын күрә белә, иҗат итә.
Шушыларга нигезләнеп 2003 елда «Сәламәтлек» клубы барлыкка килә. Аны оештыручылар кешенең физик һәм рухи халәте яхшы булу – тормышның төп кыйммәтләре һәм аларны сакларга, кайгыртып торырга кирәк, дип саный.
Менә инде ун ел клуб һәр кешедә яхшы физик халәт һәм рухи гармонияне югалтмау, сәламәт тормыш рәвеше алып баруда ярдәм итү максатлары белән эшләп килә.
Эшчәнлек барышында клуб шәһәр хастаханәләре табиблары, Санитар-мәгърифәт үзәге, Сугышчы-интернационалистларны тернәкләндерү үзәге, шәһәр онкология үзәге белән хезмәттәшлек итә.

Үткәрү урыны: Шәһәр Үзәк китапханәсе. Адресы: Х.Ямашев бульвары, 4/14А йорты.

Клубның җитәкчесе: Әлфия Фатих кызы Бәдретдинова  (абонемент секторы мөдире).

Телефон: (8552)70-02-26.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

Клуб бәйсез, рәсми булмаган, ирекле берләшмә булып тора.

Клубның максатлары:

– сәламәт тормыш рәвеше алып барырга омтылучы, сәламәтлекне ныгыту, тернәкләндерү, үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген сакларга теләүче кешеләрне берләштерү;
– клуб әгъзаларының аралашуын һәм үзара хезмәттәшлеген оештыру.

Максатларга ирешү өчен Клуб:

– сәламәтлеккә кагылышлы мәгълүмат белән алмашу мөмкинлеге тудыра;
– квалификацияле белгечләрне хезмәттәшлеккә чакыра;
– шәһәрнең барлык хастаханәләре, медицина оешмалары белән хезмәттәшлек итә;
– очрашулар, лекцияләр һәм әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, китап күргәзмәләре һ.б. чаралар оештыра һәм уздыра.

Клуб әгъзасы хокуклы:

1. Клубта үткәрелүче барлык чараларда да катнашырга.
2. Клуб эшчәнлеген тагын да яхшырту яисә кимчелекләрне бетерү буенча тәкъдимнәрен әйтергә.
3. Клуб эшчәнлегенә кагылышлы теләсә кайсы мәгълүматны белергә.
Клуб үзенең эшчәнлегендә иреклелек, ачыклык, әхлак принципларына таяна.

2023 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: