«ВЕТЕРАН» – өлкән яшьтәге кешеләр өчен клуб

Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе каршында 20 елга якын “Ветеран” клубы эшләп килә.  Биредә өлкән яшьтәге кешеләр буш вакытны  эчтәлекле, файдалы уздыруга  зур әһәмият бирәләр.

Клубта очрашулар айга бер тапкыр уза. Чараларда 60ка якын кеше катнаша. Яшьләре һәм һөнәрләре төрле кешеләр, араларында хәтта тыл ветераннары да бар. Аларны барысын да бары бер теләк берләштерә: катлаулы хезмәт юлыннан соң гомернең кадерен белеп яшәү.

Ветераннар өчен аралашу клубы үз эшен 1996 елда башлап җибәрә. 19 ел вакыт эчендә 150гә якын очрашу уздырылган. Һәрбер чара җылы, дустанә мохиттә, кызыклы программа, чәй өстәле артында, җыр-бию, уеннар белән үрелеп үтә. Өлкән буын алдында 15 нче балалар үзәге иҗат төркемнәре, сәнгать көллияте, театр сәнгате мәктәбе укучылары чыгыш ясый. Май аенда Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм кичәләре 10 нчы мәктәп укучылары катнашында оештырыла. Ветераннар яшьләргә киңәшләрен бирәләр, тормыш, хезмәт юлларында очраган гыйбрәтле хәлләр турында сөйлиләр. Клуб әгъзалары бик теләп “Могҗизалар кыры”, КВН, викториналарда, җыр-биюдә, нәфис сүз сөйләүдә, кул эшләрендә үзләрен сынап карыйлар. Клубта кунакта шәһәребезнең бик күп танылган кешеләре булган, шулар арасында – Советлар Союзы Герое Ильдар Маннанов, язучылар Николай Алешков, Михаил Гоголев, Людмила Дорженковская, җырчы Виталий Агапов, узышчы Фирдәүс Кәбиров, скульптор Лидия Зимина һәм башкалар.

Клуб кысаларында үткән һәрбер чара бәйрәмне хәтерләтә. Ветераннар, әйтерсең, яшьлекләренә кайталар. Мондый очрашулар күңелгә якын кешеләрне  табарга  ярдәм итә, бер-берең белән аралашу зур файда бирә. Клуб җитәкчеләре ветераннарның күңелләрен күтәрә, бераз гына дөнья мәшәкатьләрен оныттыра алуларына бик шат һәм теләге булган өлкән яшьтәге кешеләрне “Ветеран” клубында көтеп калалар.

Клубның җитәкчесе: Карпова Наталья Ивановна.

Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Хөсәен Ямашев бульвары, 4/14А йорты, Шәһәр үзәк китапханәсе.

Белешмә өчен телефон: (8552) 70-02-26.