«ВЕТЕРАН» – өлкәннәр өчен клуб

ba588ac3-614e-4bf6-a081-fe07830a8bae
p_20191108_141716_hdr
83eb6598-c48c-42f7-bcea-2033830b44e4
p_20200908_173408-2
img_6809
p_20200908_170646-1
p_20200221_141104
img-20200221-wa0018
p_20191108_141822
f534dab1-1083-48ca-83b9-053425947809

Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе каршында 20 елдан артык «Ветеран» клубы эшләп килә. Биредә өлкән яшьтәге кешеләр буш вакытларын эчтәлекле, файдалы уздыруга зур әһәмият бирәләр.
Клубта очрашулар айга бер тапкыр уза. Чараларда 60ка якын кеше катнаша. Яшьләре һәм һөнәрләре төрле кешеләр, араларында хәтта тыл ветераннары да бар. Аларның барысын да бары бер теләк берләштерә: катлаулы хезмәт юлыннан соң гомернең кадерен белеп яшәү.
Ветераннар өчен аралашу клубы үз эшен 1996 елда башлап җибәрә. 20 елдан артык вакыт эчендә 150гә якын очрашу уздырылган. Һәрбер чара җылы, дустанә мохиттә, кызыклы программа, чәй өстәле артында, җыр-бию, уеннар белән үрелеп бара. Өлкән буын алдында 15 нче балалар үзәге иҗат төркемнәре, сәнгать көллияте, театр сәнгате мәктәбе укучылары чыгыш ясый. Май аенда Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм кичәләре 10 нчы мәктәп укучылары катнашында оештырыла. Ветераннар яшьләргә киңәшләрен бирәләр, тормыш, хезмәт юлларында очраган гыйбрәтле хәлләр турында сөйлиләр. Клуб әгъзалары бик теләп «Могҗизалар кыры», КВН, викториналарда, җыр-биюдә, нәфис сүз сөйләүдә, кул эшләрендә үзләрен сынап карыйлар. Клубта кунакта шәһәребезнең бик күп танылган кешеләре булган, шулар арасында – Советлар Союзы Герое Ильдар Маннанов, язучылар Николай Алешков, Михаил Гоголев, Людмила Дорженковская, җырчы Виталий Агапов, узышчы Фирдәүс Кәбиров, скульптор Лидия Зимина һәм башкалар.
Клуб кысаларында үткән һәрбер чара бәйрәмне хәтерләтә. Ветераннар, әйтерсең, яшьлекләренә кайталар. Мондый очрашулар күңелгә якын кешеләрне  табарга  ярдәм итә, бер-берең белән аралашу зур файда бирә. Клуб җитәкчеләре ветераннарның күңелләрен күтәрә, бераз гына дөнья мәшәкатьләрен оныттыра алуларына бик шат һәм теләге булган өлкән яшьтәге кешеләрне «Ветеран» клубында көтеп калалар.

Клубның җитәкчесе: Блинова Гүзәл Фердинант кызы

Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Хөсәен Ямашев бульвары, 4/14А йорты, Шәһәр үзәк китапханәсе.

Белешмә өчен телефон: (8552) 70-02-26.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
1. «Ветеран» клубын оештыручы һәм гамәлгә куючы – шәһәр Үзәк китапханәсе.
2. Клубның социаль хезмәттәше – Комсомол районы Башкарма комитеты.
3. Клуб эше белән клуб советы җитәкчелек итә.
4. Клубның төп бурычы – өлкән яшьтәгеләрнең аралашуын һәм эчтәлекле ялын оештыру.
5. Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: аңлаешлылык, эчтәлелелек, төрлелек, үткәрелүче чараларда барлык клуб әгъзаларының актив катнашуы.
6. Эш формалары: очрашу кичәләре, телдән журналлар, концертлар, хәтер кичәләре, бәйге, күңел ачу программалары, бәхәсләр һ.б.
7. Чаллының ГЭС бистәсендә яшәүче пенсия яшендәге кешеләре клуб әгъзасы була ала.
8. Клуб әгъзалары хокуклы:
– сайларга һәм клубның җитәкчелек органнарына сайланырга;
– клуб эшчәнлегенең барлык төр эшләрендә катнашырга.
9. Клуб әгъзалары тиеш:
– аның эшендә актив катнашырга;
– оештыручы тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә.
10.Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, клуб әгъзалары исемлеге, абонемент, альбом.

2022 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: