«СВЕТЛЯЧОК» – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен клуб

IMG_20210326_093446 2021
IMG_20210917_102954
IMG_20211019_093537
IMG-20210518-WA0015
БИЦ клуб Светлячок

Клубның шигыре: «Светлячок» клубы безгә бик ошый, монда без еш очрашырбыз, дуслар!»

Китап бала күңеленә кечкенәдән үк үтеп керергә, аның дөньясын баетырга, кызыклы итәргә, көтелмәгән ачышлар белән тулыландырырга тиеш – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре әлеге клубны оештырганда менә шундый максат куйды үзалдына. Клуб 2005 елда 37 нче санлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен эшли башлады.
Китапханәдә генә түгел, балалар бакчасында да, андагы җәйге уен мәйданчыгында да үткәрелүче кызыклы экскурсияләр, викториналар, танып белү сәгатьләре, уен-сәяхәтләр балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләүдә, баланың уйлау сәләтен үстерүдә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.
Нәни клуб әгъзалары белән һәр очрашу – барыбыз өчен дә бер бәйрәм ул. Үткәрелгән чараларда катнашудан балаларда туган шатлык хисләре аларның йөзләрендә, күзләрендә чагыла. Балалар өйдә укып килгән китапларыннан алган кичерешләре белән уртаклаша.
Чараларда төрле темалар яктыртыла: иң яхшы балалар язучылары иҗатлары, тере табигатьне саклау, туган якка мәхәббәт, сәламәт тормыш рәвеше.

Үткәрү урыны: 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге. Адресы: Мәскәү проспекты, 123 нче йорт (4/08).
Клуб җитәкчесе: Фәридә Миңнулла кызы Алиәкбәрова.
Элемтә өчен телефон: (8552) 38-71-82.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
«Светлячок» клубын оештыручы һәм гамәлгә куючы – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге.
Клубның социаль хезмәттәше – 37 нче санлы балалар бакчасы.
Клубның җитәкчесе: Фәридә Миңнулла кызы Алиәкбәрова.
Клубның төп бурычы – балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләүдә, баланың уйлау сәләтен үстерүдә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү.
Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.
Эш формалары: уен программалары, әдәби сәгатьләр, викториналар, танып белү сәгатьләре, уен-сәяхәтләр.
Клуб әгъзалары – мәктәпкәчә яшьтәге балалар.
Балалар барлык чараларда да катнаша.
Клубның төп документлары: клубның Паспорты, клуб әгъзалары исемлеге, абонемент, фотоальбом

2023 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ
Үткәрү вакыты Чараның исеме һәм үткәрү формасы Җаваплы
Гыйнвар

Әдәби уен «Волшебная страна Шарля Перро»

Алиәкбәрова

Март Әдәби сәгать «Поэт из страны детства»
Алиәкбәрова
Апрель

Космик сәяхәт «В гостях у Звездочета»

Алиәкбәрова
Сентябрь Әдәби сәгать «Чудный мир Бориса Заходера» Алиәкбәрова
Октябрь

Сәламәтлек сәгате «Феи с планеты Здоровья»

Алиәкбәрова

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: