«Яхшы күршеләр» – өлкәннәр өчен клуб

Клубның шигаре: «Минем күршеләрдән дә яхшысы юк, һәрчак көләч, мәрхәмәтле, җир йөзендә башка юк, ә клуб аша без тагын да якыная алачакбыз!»

«Яхшы күршеләр» клубы Сидоровка бистәсендә яшәүче өлкән буын кешеләрнең ялын оештыру буенча эшли. Клуб үз эшен 2021 елның гыйнварыннан аллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 5 нче санлы китапханәсендә башлый. 
«Яхшы күршеләр» клубы эшчәнлегенең максат-бурычлары:  өлкән яшьтәге кешеләрнең мәдәни ялын оештыру, аларны иҗади һәм социаль активлык даирәсенә җәлеп итү. Клубта катнашучыларга кызыклы кешеләр белән очрашырга, иркен шартларда аралашырга, яңа дуслар табарга, иҗади сәләтләрен күрсәтергә һәм креатив хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек тудырыла. 

Үткәрү урыны: 5 нче санлы китапханә. Адресы: Сидоровка бистәсе, Гвардейская ур., 9 нчы йорт.
Клуб җитәкчесе: әйдәп баручы китапханәче Романова Светлана Анатольевна 
Элемтә өчен телефон: (8552)70-77-45

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

– «Киң күңелле күршеләр» клубын оештыручы һәм гамәлгә куючы – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 5 нче санлы китапханәсе.
– Клуб – Сидоровка бистәсенең иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнергә һәм бергәләп иҗади ял итәргә теләүче яшәүчеләренең ирекле иҗтимагый берләшмәсе.   
– Яшенә һәм социаль катлавына карамастан, Сидоровка бистәсендә яшәүче һәркем клуб әгъзасы була ала. 
– Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: аңлаешлылык, эчтәлеклелек, төрлелек, үткәрелүче чараларда барлык клуб әгъзаларының актив катнашуы.
– Эш формалары: кичә, очрашулар, фикер алышулар, күңел ачу программалары.
– Клуб утырышлары ике айга бер тапкыр уздырыла.
– Клуб эше клуб әгъзаларының теләкләрен истә тотып төзелгән, алдан расланган перспектив планга ярашлы башкарыла.

Клуб әгъзалары: 
– клуб үткәргән барлык утырышларда һәм чараларда катнашырга;
– клуб эшенә үз тәкъдимнәрен кертергә һәм аларны тормышка ашыруда катнашырга;
– клуб активына сайлауларда катнашырга һәм клуб җитәкчелегенә сайланырга үз кандидатурасын чыгарырга хокуклы.

Клуб әгъзасы:
– клубның уставын үтәргә;
– клуб эшчәнлегендә актив катнашырга;
– клуб әгъзалары һәм кунаклары белән аралашканда хөрмәт һәм илтифатлылык күрсәтергә, башка карашлыларга карата толерантлы булырга;
– клуб һәм китапханә җиһазларына кара сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш. 

Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, клуб әгъзалары исемлеге, альбом.

2023 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты

Чараның исеме һәм үткәрү формасы

Гыйнвар

Әдәби караоке – шигырь укучылар бәйгесе
«Когда строку диктует чувство»

Март

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе «Я верю, что все женщины прекрасны…» 

Апрель

Турнир 60+
«Нескучные игры почтенных дам»

Октябрь

Өлкәннәр көне уңаеннан өлкән буын өчен кичә
«Ты меня о возрасте не спрашивай»

Ноябрь

Зирәклек сәгате «Век живи – век учись»

Декабрь

Ял кичәсе «Мы весёлые бабули»

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: