Татарстан республикасы юбиляр язучылары

ЯНВАРЬ

Татар әдәбияты классигы – прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов)ның тууына 135 ел (1886–1926)

Татар әдәбиятының классик шагыйре Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев)ның тууына 120 ел (1901–1931)

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Бәшировның тууына 120 ел (1901–1999)

Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 110 ел (02.01.1911–1988)

Язучы, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Адлер Камил улы Тимергалинның тууына 90 ел (1931–2013)

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нил Гафур улы Юзиевнең тууына 90 ел (1931–1996)

Шагыйрь, педагог, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Хәнәфи Габделбәр улы Бәдигыйга (Бадыйковка) 80 яшь (1941)

Тарихчы, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Габделхак улы Ислаевка 75 яшь (1946)

Тарихчы, тарих фәннәре докторы Равил Госман улы Әмирхановның тууына 75 ел (1946–2006)

Шагыйрь, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдус Сабир улы Гыйләҗевнең тууына 75 ел (1946–2018)

Дәүләт эшлеклесе, социология фәннәре докторы Фәрит Рәфыйк улы Газизуллинга 75 яшь (1946)

Драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Аяз улы Гыйләҗевкә 60 яшь (1961)

 ФЕВРАЛЬ

Тел галиме, журналист Гыймад Шәрифҗан улы Нугайбәкнең тууына 140 ел (1881–1943)

Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел (1906-1944)

Шагыйрь Галим (Галимҗан) Мөхәммәтша улы Мөхәмитшинның тууына 110 ел (1911–1938)

Язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Александрович Паушкинның тууына 100 ел (1921–2007)

Шагыйрь Басыйр Шаһинур улы Рәфыйковның тууына 100 ел (1921–2019)

Шагыйрь Мөхәррәм Әхмәтнур улы Каюмовның тууына 80 ел (1941–2003)

Шагыйрь, табиб Ринат Мәннанга (Ринат Николаевич Архиповка) 75 яшь (1946)

Язучы, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Сәлах улы Шәмсигә (Шәмсетдиновка) 75 яшь (1946)

Шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Гатуф кызы Җиһангировага 70 яшь (1951)

МАРТ

Педагог, нашир, җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринскийның тууына 170 ел (1851–1914)

Балалар язучысы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Фәтхулла улы Бакир (Бакиров)ның тууына 125 ел (1896–1982)

Күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал (Афзалетдин) Шиһабетдин улы Шамовның тууына 120 ел (1901–1990)

Шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы Хәйретдин Мөҗәйнең (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдиновның) тууына 120 ел (1901–1944)

Язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 80 яшь (1941)

Шагыйрә һәм проза әсәрләре авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сәйдә Зыялы (Сәйдә Закир кызы Зыятдинова)га 80 яшь (1941)

Татарстанның халык шагыйре, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташка (Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллинга) 80 яшь (1941)

Язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Габдулла улы Хәсәновка 80 яшь

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы Фоат Галимулла улы Галимуллинга 80 яшь (1941)

Тәрҗемәче Наилә Минһаҗ кызы Вәлитовага 75 яшь (1946)

Шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Акъегеткә (Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллинга) 70 яшь (1951)

АПРЕЛЬ

Тәрҗемәче Хәдичә Шаһиәхмәт кызы Әхмәрованың тууына 160 ел (1861–1945)

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Тукаев)ның тууына 135 ел (1886–1913)

Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмованың тууына 120 ел (1901–1978)

Шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гәрәй (Рәшит Гәрәй улы Гәрәев)нең тууына 90 ел (1931–1999)

Шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗановның тууына 80 ел (1941–1995)

Хикәяче, публицист Ренат Гаффарга (Ренат Габдрахман улы Гаффаровка)70 яшь (1951)

 

МАЙ

Язучы, драматург, публицист һәм революционер Гафур (Габделгафур) Юныс улы Коләхмәтовның тууына 140 ел (1881–1918)

Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Гыймазетдин улы Афзал (Афзалов)ның тууына 100 ел (1921–2003)

Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге Республика һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Рафаэль Әхмәт улы Мостафинның тууына 90 ел (1931–2011)

Язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Хәбибрахман улы Фәизовның тууына 90 ел (1931–2011)

Татарстанның халык шагыйре, публицист, дәүләт эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге, РоссияФедерациясенең Дәүләт премияләре лауреаты Ренат Мәгъсүм улы Харис (Харисов)ка 80 яшь (1941)

Язучы-прозаик, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфикъ Рамазан улы Әйдинең (Әйделдиновның) тууына 80 ел (1941–2001)

Язучы, публицист Мирсәй Гариф (Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов)ка 75 яшь (1946)

Журналист, балалар язучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Мулланурова (Роза Габденур кызы Камалетдинова)га 75 яшь (1946)

Язучы Сәмига Сәүбанова (Сәмига Әһелтдин кызы Бәдретдинова)га 75 яшь (1946)

Язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе лауреаты Әхәт Хәй улы Мушинскийга 70 яшь (1951)

 

ИЮНЬ

Тел галиме, педагог, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Вәли Нигъмәтулла улы Хангилдиннең тууына 130 ел (1891–1971)

Язучы, тәрҗемәче Гарәфи (Гарәфетдин) Хәким улы Хәсәновның тууына 100 ел (1921–1992)

Шагыйрә Роза Заһит кызы Хәлиуллинаның тууына 90 ел (1931–2014)

Язучы Габделхәй Вәли улы Сабитовның тууына 90 ел (1931–1995)

 

ИЮЛЬ

Журналист, язучы, ТАССРның, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Чуваш язучылары берлеге рәисе Николай Михайлович Сорокинга 80 яшь (1941)

Татарстан Республикасының халык язучысы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхимгә (Григорий Васильевич Родионовка) 80 яшь (1941)

Язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Зиннур Зыятдин улы Хөсниярга (Хөснетдиновка) 60 яшь (1961)

 

АВГУСТ

Язучы Александр Николаевич Булгаковның тууына 110 ел (1911–1979)

Язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Низам улы Салаховның тууына 110 ел (1911–1998)

Шагыйрь, прозаик, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әдип Малик улы Маликовның тууына 100 ел (1921–2009)

Язучы, медицина фәннәре кандидаты Константин Васильевич Лебедевның тууына 100 ел (1921–2000)

Актёр, язучы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Шамил Тимергали улы Фәрхетдиновка 50 яшь (1971)

Шагыйрә Сирень Мөхибулла кызы Якуповага 60 яшь (1961)

 

СЕНТЯБРЬ

Шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Флёра Сабирҗан кызы Гыйззәтуллинага 90 яшь (1931)

Язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллинның тууына 90 ел (1931–1998)

Шагыйрь Исхак Кадыйр улы Закировның тууына 110 ел (1911–1944)

Шагыйрь Александр Леонидович Аввакумовка 70 яшь (1951)

 

ОКТЯБРЬ

Язучы Идрис Ильяс улы Туктаровның тууына 125 ел (1896–1982)

Язучы Әсгать Йосыф улы Фәхринең (Фәхретдиновның) тууына 120 ел (1901–1926)

Язучы, тәрҗемәче, журналист, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Харис улы Зариповның тууына 90 ел (1931–2017)

Әдәбият тарихы галиме, педагог, филология фәннәре докторы, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповка 80 яшь (1941)

Шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинга 80 яшь (1941)

Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләмов (Әгъләметдинов)ның тууына 75 ел (1946–2006)

Шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илсур Гайнетдин улы Хөснетдиновка 75 яшь (1946)

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Баян улы Галиевкә 75 яшь (1946)

Язучы Рафаэль Шәйхуҗа улы Сибат (Хуҗин)ның тууына 75 ел (1946–2003)

Галим, шагыйрь, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамал улы Корбановка 70 яшь (1951)

Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, журналист һәм тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәис улы Бохараевның тууына 70 ел (1951–2012)

Шагыйрь Фәнәвис Әбеләес улы Дәүләтбаевка (Әбеләескә) 70 яшь (1951)

Язучы Мансур Мәгъсүм улы Шаһимәрдәновка 70 яшь (1951)

Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллинга 60 яшь (1961)

 

НОЯБРЬ

Этнограф, тарихчы, дин эшлеклесе Корбангали Халидинең тууына 175 ел (1846–1913)

Педагог, мөхәррир, дәреслекләр авторы Харис Зариф улы Фәйзуллин (Фәйзи-Чистапули)ның тууына 150 ел (1871–1933)

Татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзинең (Фәйзуллинның) тууына 130 ел (1891–1928)

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан АССРның атказанган фән эшлеклесе Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллинның тууына 100 ел (1921–2015)

Әдәбият галиме, педагог, журналист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гатуф улы Яхинның тууына 90 ел (1931–2010)

Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга (Лемон Лерон улы Лероновка) 60 яшь (1961)

 

ДЕКАБРЬ

Татар-башкорт шагыйре, мәгърифәтче Мифтахетдин Камалетдин улы Акмулланың тууына 190 ел (1831–1895)

Шагыйрь Сириннең (Сирин Хәниф улы Батыршинның) тууына 125 ел (1896–1970)

Сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, тел галиме, язучы Галимҗан Шәрәфетдин улы Шәрәфнең тууына 125 ел (1896–1950)

Язучы, тәнкыйтьче-публицист, җәмәгать эшлеклесе, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты Кави Һибәт улы Нәҗминең (Нәҗметдиновның) тууына 120 ел (1901–1957)

Язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Сафа улы Әпсәләмовның тууына 110 ел (1911–1979)

Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай, РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Ленин ордены кавалеры Сибгат Таҗи улы Хәкимнең (Хәкимовның) тууына 110 ел (1911–1986)

Тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, педагог, филология фәннәре кандидаты Галия (Көбра) Закир кызы Хантимерованың тууына 100 ел (1921–2012)

Шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәки Шәрәфетдин улы Нури (Нуретдинов)ның тууына 100 ел (1921–1994)

Драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Шәрип улы Әминовның тууына 100 ел (1921–1982)

Язучы-прозаик Фәнил Хәбибулла улы Мансуровның тууына 90 ел (1931–1995)

Шагыйрә Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмовага 80 яшь (1941)

Шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Нур Гариф улы Әхмәдиевкә 75 яшь (1946)

Әдәбият тәнкыйтьчесе, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәез Мәүлит улы Зөлкарнәй (Зөлкарнәев)нең тууына 70 ел (1951–1997)

Язучы, Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе лауреаты Рөстәм Рәис улы Сабировка 70 яшь (1951)

Язучы Фирдәвес Зарифка (Фирдәвес Зәбихулла улы Зарифуллинга) 60 яшь (1961)

 

Писатели-юбиляры Набережных Челнов

Члены Союза писателей России

75 лет со дня рождения прозаика, поэта, публициста Бориса Казакова (1946-2006) 

Члены Союза писателей РТ

65 лет поэтессе, кандидату филологических наук, доценту, лауреату премии им. Сажиды Сулеймановой Разине Мухияр (1956)

60 лет поэтессе, лауреату премии им. Сажиды Сулеймановой Сирень Якуповой (1961)

80 лет поэту, доктору филологических наук, профессору, доценту Набережночелнинского пед. университета Анвару Шарипову (1941)

 

Члены литературного объединения «Лейсян»

70 лет со дня рождения Галинура Набиева (1951-1993)

70 лет Сание Хайретдиновой (1951)

80 лет с дня рождения Дульфата Харби (1941-2013)

90 лет со дня рождения Габделбара Гомәрова (1931-2006) 

80 лет со дня рождения Гамира Гайфетдинова (1951-1998)

70 лет Кадрие Наил (1951)

65 лет Рушание Гыйляжевой (1956)

60 лет Нурисламу Гафиятову (1961)

90 лет со дня рождения Хамиту Мухаметшину (1931-2018)

80 лет Нурие Гыйльметдиновой (1941)

 

Члены ЛИТО «Орфей»

60 лет со дня рождения Сергея Тагилин-Волкова (1961-2006) 

50 лет Дмитрию Цыганкову (1971)

50 лет Ольге Филистовой (1971)

70 лет Людмиле Ткачук (1951)

50 лет Ренату Гильманшину (1971)

 

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.