Кыю сатира хакиме


27 гыйнварда рус язучысы Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулу билгеләп үтелә.

2025 елның мартында, язучының илебез мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, Россия Президенты «М.Е. Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү турында» Указны имзалады. Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин — рус язучысы, журналист, 16 ел «Отечественные записки» журналы редакторы булып эшләгән. Аның әсәрләре: әкиятләр, повестьлар һәм хикәяләре, һәркемгә мәктәп елларыннан таныш. Салтыков-Щедрин үткен акылы, нечкә юмор хисе һәм күренекле интеллекты белән аерылып торган. Аның сатирасы икейөзлелекне, социаль гаделсезлекне, чиновникларның  башбаштаклыгын фаш итүгә юнәлдерелгән.