Татарстанның Кинематографлар берлеге 1981 елда барлыкка килә. Идарәнең беренче секретаре итеп Казан кинохроника директоры, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Игорь Алексеев билгеләнде. 1990 елның маенда Мәскәүдә ТАССР кинематографлар берлеге илнең союз республикалары белән беррәттән СССРның барлык иҗади киноэкранизацияләре арасында бер дәрәҗәдә дип табылды. Уставка ярашлы рәвештә республика берлеге массакүләм иҗади кино чаралары уздыру буенча эшчәнлеген тормышка ашыра, «Милли кинематограф – татарстанлылар өчен» максатчан программасы буенча эшли. Кинорежиссерлар һәм актерларның үз фильмнарын күрсәтү белән үрелеп барган тамашачы белән иҗади очрашулары, кинолекторияләр һәм киноконцертлар, кинокүргәзмәләр, үзебезнең илдә төшерелгән фильм премьералары Татарстанда гына түгел, ә Идел һәм Урал буе автоном республикаларында үткәрелә. ТР Президенты М.Ш.Шәймиевның актив ярдәме белән Борынгы Болгар турында зур күләмле фильм (режиссеры Булат Мансуров) төшерү эше башланды, татар әкиятләре мотивлары буенча «Таңбатыр» беренче мультипликацион лентасын төшерү эше тәмамланды (режиссер-аниматоры Гарри Сәйфетдинов). 2015 елның декабрендә ТР кинематографлар берлеге рәисе итеп Ягъфәров Илдар Рәшит улы сайланды. Кайбер белгечләр соңгы вакытта Татарстанда Россия җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итә торган кинокартиналар арта бара, дип фикер йөртә. Казан фестивале татар киносын күрсәтү өчен мөһим халыкара мәйданчык булып тора. Казанда авторлык кинематографын үстерү кирәклеге турында фикер әйтелде. Әлбәттә, бүген республика кинематографистлары алдында торган бурычлар бик катлаулы, әмма кино әһелләре Татарстан Хөкүмәте һәм Президенты ярдәме белән кыенлыкларны җиңеп, милли кинематографны үстерү буенча эшне дәвам итә алачагына ышана. Тулырак http://www.unikino-rt.ru/ ЧАЛЛЫ КИНЕМАТОГРАФЫНЫҢ БАШЛАНГЫЧЫТАТАР КИНОСЫ«КҮКТАУ» («Небесная гора») «КУКТАУ» («Небесная гора») – 21 нче гасырның татар телендәге беренче тулы метражлы нәфис фильмы, ул 2004 елда төшерелде. Кинода очраклы рәвештә очрашкан ике ялгыз кешенең – инвалид малай Булат һәм өлкән яшьтәге ир-ат Кәримнең үзара мөнәсәбәт тарихы күрсәтелә. Икесенең дә язмышлары катлаулы. Төп рольне Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев башкара. Әлеге фильм Чехиянең Звин шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр кинофестиваленең иң яхшы Европа дебюты өчен махсус приз, Германиянең Шлингель шәһәрендә узган кинофестивальдә тамашачылар мәхәббәте призы һәм Гран-при, Сочидагы «Кинотавр» фестивалендә иң яхшы продюсер проекты өчен кинопродюсерлар гильдиясе призы, шулай ук иң яхшы ир-ат роле өчен «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивале призын яулады. 2005 елда татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның татар халкын көчләп чукындыру турындагы «Зөләйха» пьесасы буенча тарихи фильм төшерелде. Фильмның сюжет үзәгендә – дин-ышануларыннан башка бернәрсәсе дә калмаган мөселман хатын-кызы тарихы. Ирен һәм балаларын югалтканнан соң, көчләп башка дин кешесенә кияүгә бирелгән Зөләйха акылын җуярлык дәрәҗәгә җитә, әмма аңа иманы сынмаска ярдәм итә… Фильм Татарстанның берничә районында төшерелә. «Зөләйха»да 150 актер катнаша, массакүләм сценаларда шул тирәдәге авыл кешеләре дә төшә. «БИБИНУР» «Бибинур» – гомерен ташландык караңгы авылда гомер иткән карчыкның исеме шулай. Бервакыт төнлә ул сәер төш күрә. Имеш, ажа янәдән биш яшь һәм ул язгы, матур гөлләргә чумып утыручы бакча сукмагыннан атлап бара, көтмәгәндә зур агач күрә, ә анда аның күптән фани дөньяны ташлап киткән барлык туганнары утыра һәм: «Бибинур, Бибинур, сиңа безнең янга килергә вакыт!» дип әйтә. Уянгач, Бибинур үзенең бары тик биш кенә көн яшисе калганын аңлый. Әлеге фильм-притча шушы биш көн тарихын сөйли. «Бибинур» – тарихи һәм милли тамырларыбызга кайтуның мөһимлеге, ата-бабаларыбызның җирләре, телләре һәм иманнары сатылырга яки юкка чыгарылырга тиеш түгеллеге турында бүгенге тарих. 2010 елның иң яхшы уйналган фильмы – Казан мөселман киносы халыкара фестиваленең Гран-прие (2010). Актриса Фирдәүс Әхтәмовага (Бибинур карчык роле) иң яхшы хатын-кыз роле өчен приз. «ӨЧ АЯКЛЫ АТ» («ТРЕХНОГАЯ КОБЫЛА») Айдар Хәлимнең шул ук исемдәге повесте буенча төшерелгән «Өч аяклы ат» фильм-драмасында 1948 елгы вакыйгалар турында сүз бара. Авыл малае Кәбир Бамбук кушаматлы аксак биясе белән бергә авыр һәм куркыныч сәяхәткә юл тота. Аларга Кәбирнең әнисен – тол калган фронтовик хатынын төрмәдән коткару өчен туган авылларына кайтып җитәргә кирәк. Аны коточкыч җинаятьтә – совет милкенә зыян китерүдә гаеплиләр. Ул, имеш, колхоз атын әрәм иткән, диләр. Малай гына дөреслекне белә. Ат исән, әмма аягын бүре яралаган. Моны раслау өчен, малайга аны кире алып кайтырга һәм колхозга тапшырырга кирәк. Әнисенең дошманнары күзенә чалынмас өчен, малай белән ат өйгә урман-чокырлар аша әйләнеп кайта. Юлда аларны күп сынаулар һәм гаҗәеп очрашулар көтә. Кабир сазлыкка батачак, сукбай чегәннәрдән качып котылачак, ул үзенең беренче мәхәббәтен очратачак. Бу юл Кәбирне һәм атны бербөтен итә. Фильм Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Иң яхшы оператор эше» номинациясендә җиңүче булды. «Өч аяклы ат» нәфис фильмы режиссер Нурания Җамалиева тарафыннан төшерелә. Фильмда татар театры актерлары катнашты. 2015 елда, XI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурстан тыш программасы кысаларында, «Ак чәчәкләр» фильмы преьерасы булды. Фильм татар классигы Габдрахман Әпсәләмовның шул ук исемдәге әсәре буенча төшерелде. «Ак чәчәкләр» картинасы – Татар яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюповның кино дебюты. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е – татар теленнән иң күп тәрҗемә ителгән романдыр, ул 20 тапкырдан артык нәшер ителә. Яшь табиблар, Мансур белән Гөлшаһидәнең мәхәббәт тарихы, совет заманы медицина хезмәткәрләренең чын тормышы күпләрнең йөрәген тетрәндерде. Әлеге атама халык теленә дә кереп китә – шундый исемдәге табиблар ансамбле, медицина өлкәсендәге премия бар… Һәр мәктәп укучысы әдәбият дәресендә «Ак чәчәкләр» белән таныша.
|