Якупов Николай (Кәлимулла ) Якуп улы (1920–1999)

Никола́й (Кәлимулла) Яку́п улы Яку́пов (тат. Кәлимулла Якупов, 15 март 1920  — 1 февраль 1999) — совет офицеры, медицина хезмәте подполковнигы, Советлар Союзы Герое (1944), Совет-фин сугышы һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елның декабрендә Уфада булдырылган 16 нчы гвардия Чернигов кавалерия дивизиясе 58 нче гвардия кавалерия полкының медпункты фельдшер вазифасында. 

Родился 15 марта 1920 елның 15 мартында Казан губернасы (хәзер Татарстанның Тукай районы) Иштирәк авылында крестьян гаиләсендә туа.

1939 елда Чистай шәһәрендә медицина техникумын тәмамлый. Кама Тамагы районы Келәр авылында фельдшер булып эшли..

Кызыл Армиядә 1939 елдан. Совет-фин сугышы һәм 1939 елда совет гаскәрләренең Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссияне азат итү походында катнашучы. 1942 елданВКП(б)/КПСС әгъзасы .

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Хәрби фельдшер сыйфатында ул Калинин фронтында 189 нчы укчы дивизиянең 259 нчы укчы полкы составында катнаша.

Сталинград фронтында 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 275 нче кавалерия полкы составында дошманга каршы көрәшәләр.

Медицина хезмәте гвардиясе өлуән лейтенанты Николай Якупов Белоруссиянең Гомель өлкәсе Брагин районы Нивка авылы янында Днепр елгасын кичкәндә 1947 елның 27 сентябренә каршы төндә көймәдә яралылар белән 27 рейс ясап, 74 сугышчы һәм офицерның гомерен саклап кала, шуның өстенә аның тарафыннан плацдармда сугышучылар өчен боеприпаслар җибәрелә.

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы Указы белән фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен медицина хезмәте гвардия өлкән Якупов Николай Якуп улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» (№ 3025) медале белән бүләкләнә.

2 нче Белоруссия фронтында сугыш кырында яралыларны коткарганда һәм аларга ярдәм күрсәткәндә хәрби фельдшерга күп тапкырлар үлем куркынычы яный, әмма ул җиңүче булып чыга.    

1946 елда гвардия медицина хезмәте подполковнигы Н.Я. Якупов — запаста. 1949 елда Казанда республика партия мәктәбен тәмамлый. Татарстанның Чаллы шәһәрендә гомер итә, анда ул лаеклы ялга чыкканчы «Камдорстрой» трестының идарә башлыгы урынбасары булып хезмәт куя. 1999 елның 1 февралендә вафат.

2005 елның 9 августында Чаллыда Герой яшәгән йортның алгы диварына аның истәлегенә мемориаль такта урнаштырыла.

 Чыганаклар: 
Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.
Википедия

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.