Балалар китапханәләре укучыларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйге эшләрендә катнашкан видеороликларын һәм «Сугыш чорында хатын-кыз язмышлары» видеомарафонында катнашучыларның видеоязмаларын тәкъдим итәбез.

Хәтер һәм дан елы кысаларында Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе ярдәме белән шәһәр Үзәк китапханәсе «Мәрхәмәт» Шәһәр Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «Сугыш чорында хатын-кыз язмышлары» видео-марафонын ачып җибәрде һәм Сугыш хатын-кыз өчен түгел…» республика медиапроектына кушылды. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда хатын-кызлар күрсәткән батырлыкларга багышланган, татар һәм рус телләрендә язылган шигырь яки чәчмә әсәрне яттан яисә китаптан укыганны видеога яздырды.  Марафонда катнашучы ВКонтактеда  «Женские судьбы на войне» төркеменә кушылды

«Бөек бәйрәм – Җиңү көне!» иҗади бәйге (Үзәк балалар китапханәсе)

Шәһәркүләм шигъри видеоконкурс «Мин бүген сугыш турында сөйлим…» (16 нчы санлы китапханә) 

 

Участники видео-марафона «Женские судьбы на войне»