Соболев Николай Леонтьевич (1904–1957)

Николай Леонтьевич Соболев (19 декабрь 1904 — 2 февраль 1957) — 57 нче гвардия танк бригадасының (Үзәк фронт, 60 нчы армия, 7 нче гвардия механикалаштырылган корпусы) танкка каршы взвод командиры, гвардия сержанты. Советлар Союзы Герое.

1904 елның 19 декабрендә Россия империясе Вильно шәһәрендә туган. Милләте рус. Белеме башлангыч.

1926—1929 елларда Кызыл Армия хезмәтендә. Демобилизациядән соң үзе хезмәт иткән Казан шәһәрендә кала. Фабрика-кухня директоры булып эшли.

1923 елдан ВКП(б)/КПСС әгъзасы.

1941 елдан — санаторий – Тарловка бистәсендәге эвакуацияләү госпитале директоры, директор урынбасары, шуннан фронтка китә. 57 нче гвардия танк бригадасы составында танкка каршы корал взводының командиры булып хезмәт итә. Днепр өчен көрәшкәндә батырлыклар күрсәтә. 

1943 елның 25 сентябрендә Долмантово авылы (Киев өлкәсе Чернобыль районы) янында Днепр өчен барган бәрелешләрдә гвардия сержанты Соболев, рота командиры һәлак булганнан соң, командалыкны үз кулына ала. Уң як ярга кичүне оештыра. Плацдармны киңәйтү сугышында ул ПТРдан 2 танк, «Юнкерс» самолётын бәреп төшерә. Дошманның контрһөҗүмен кире кайтаруда катнаша, яралана.

Днепр өчен көрәшкәндә һәм елганың уң як ярында плацдармны тотып тору күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыгы өчен  СССР Югары Советы Президиумының 1943 ел 17 октябрендәге Указы белән  гвардия сержанты Соболев Николай Леонтьевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.

1943 елда яралану сәбәпле демобилизацияләнә.

Биектау (хәзер Югары Ослан) районы Яр буе Морквашы авылында «Буш Морквашлар» пионер лагере директоры булып эшли.

1946 елның маеннан Яшел Үзәк районы Васильево бистәсендә яши.

1957 елның 2 февралендә вафат була. 

 Чыганаклар: 

Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.
Википедия

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.