Шәрипов Нурмый Хәләф улы (1925–1944) 

Нурмөхәммәт Хәләфетдин улы Шәрипов (25 февраль 1925 — 27 июль 1944) — 53 нче гвардия танк бригадасының разведка взводы бүлеге командиры, гвардия өлкән сержанты. Советлар Союзы Герое.

Родился 25 февраля 1925 елның 25 февралендә Татарстанның Тукай районы Казаклар авылында туа. Чаллы районы колхозында эшли. 

1942 елның февралендә Кызыл Армитягә чакырыла.  Фронтта шул ук елның августыннан. 1944 елның җәенә гвардия сержанты Шәрипов — командир отделения взвода разведки роты управления 53 нче гвардия танк бригадасы идарә ротасы разведка взводы бүлеге командиры. Көнбатыш Украинаны азат итү өчен көрәшләрдә үлмәс каһарманлык кыла.

1944 елның 27 июлендә Львов шәһәреннән 17 км төньяк-көнчыгышта Банюнин авылы янындагы сугышта Шәрипов беренче булып дошман траншеясына үтеп кереп, пулеметларын юк итә һәм немец офицерын пленга ала. Разведтөркем «тел» белән кире чигенгәндә аның ике аягы да яралана. Ул иптәшләренең чигенү юлын каплап торырга кала. Дошманнан талап алган пулеметтан соңгы патронынача утка тота, соңыннан үзен һәм әйләндереп алган дошманны граната белән шартлата. Шул сугыш урынында җирләнгән.

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 23 сентябрендәге Указы белән фашистларга карәы көрәштә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыгы өчен гвардия өлкән сержанты Шәрипов Нурмый Хәләф улына Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Ул Ленин, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән.

Герой исеме белән Сарман районы Теләнче Тамак мәктәбенең пионер отряды аталган. Мәктәп каршында һәйкәл урнаштырылган.

Районда иң яхшы механизаторлар өчен Шәрипов исемендәге күчмә бүләк булдырылган. 

 Чыганаклар: 
Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.
Википедия

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.