Салихов Гатаулла Салих улы (1924–2012)

Гатаулла Салих улы Салихов (1 гыйнвар 1924 — 16 февраль 2012) — Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең өлкәг лейтенанты, Бөек Ватан сугышында катнашкан, Советлар Союзы Герое (1943).

Гатаулла Салихов 1924 елның 1 гыйнварында Татар АССРы Чаллы (хәзер Тукай) районы Түбән Ура авылында крестьян гаиләсендә туа. 1942 елның сентябрендә Салихов Эшче-крестьяна Кызыл Армиясенә хезмәткә чакыру ала. 1943 елда ул Ташкент пехота училищесының тизләтелгән курсларын тәмамлый. Шул ук елның апреленнән — Бөек Ватан сугышы фронтларында.

1943 елның июленә сержант Гатаулла Салихов Брянск фронтының 63 нче армиясе 129 нчы укчы дивизиясенең 518 нче укчы полкы бүлеге белән командалык итә. Курск сугышы вакытында батырлык күрсәтә. 1943 елның 12 июлендә Орлов өлкәсе Залегощенск районы Вяжи авылы янында дошман позицияләрен штурмлаганда Салихов яраланган рота командирын алыштырып, һөҗүмгә күтәрелә. Бу сугышта аның аягы яралана, шулай да көрәшүен дәвам итә. Шул ук районның Сетуха авылы өчен көрәштә Салихов немец блиндажын граната белән шартлата. Барлыгы шул сугышларда ул дошманның 40тан артык солдат һәм офицерын юк итә.

Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыгы өчен, СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 27 августындагы Указы белән сержант Гатаулла Салиховка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм ул Ленин ордены, 1238 саны белән «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә. 

Аннан соңгы сугышларда Салихов авыр яралана һәм контузия ала. 1944 елның октябрендә ул «Ату» («Выстрел») курсларын тәмамлый. 1945 елның сентябрендә өлкән лейтенант Салихов запаска күчерелә. Башта Урта Азиядә яши һәм эшли, аннан соң Мәскәүгә күченә. 2012 елның 16 февралендә вафат, Мәскәүнең Преображение зиратында җирләнгән.

Шулай ук 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

Салихов хөрмәтенә Чаллыда урам исеме аталган. 

 Чыганаклар: 
Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.
Википедия

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.