Бөек Ватан сугышы тарихта миллионлаган төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләренең бөек патриотик күтәрелеш чоры буларак кереп кала. Ул еллардагы Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре эшчәнлеге менә шундый патриотлык үрнәге булып тора.  Алар, каләм һәм корал тотып, фронтның алгы сызыгында дошманга каршы көрәшә. 

Татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре – Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Мәхмүд Максуд, Мөхәммәт Садри, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Hyp Баян – берсе артыннан берсе хәрби кием кия. 

СССРның барлык әдәбияты кебек үк, татар әдәбияты да сугыш елларында совет халкының фашист басып алучыларына каршы көрәшенә хезмәт итә. Сугыш вакытында алгы сызыкка совет кешесенең батырлыгын, патриотлыгын һәм рухи ныклыгын чагылдыручы шигърият чыга. Ф. Кәрим, Н. Баян, Ә.Фәйзи, Ш.Маннур, С.Хәким, М.Садри, З.Нури, Ш. Мөдәррис, С. Батталның патриотик шигырьләре,  К.Нәҗми, Г. Бәширов, И. Гази, Х.Усманов, Ф. Хөсни, Г.Әбсәләмов, А.Шамовның хикәя һәм очерклары,  Т.Гыйззәт, Р.Ишморат, Н.Исәнбәт, М.Әмир пьесалары сугыш чорының сәнгати елъязмасына әверелә. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» исә мәңгелек дан алды. Аның шигърияте бөтен татар гражданлык лирикасының асылын үз эченә ала, шул ук вакытта аның үсешенә яңа бер адым да була. 

Ватанга тугрылыклы татар язучыларының яртысыннан артыгы сугыш кырында һәлак булды, алар үз гомерләре бәрабәренә җиңүне якынайтты.  

Советлар Союзының барлык милли әдәби берләшмәләре бу дәһшәтле сугышта югалтулар кичерде, әмма татар әдәбиятының корбаны әйтеп бетергесез.  

Татарстан язучылар берлеге составында сугыш башланганчы 50 язучы була. Аларның кырыкка якыны фронтка китә. 1943 елда СССР язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеев бу хакта белеп, үзенең җитди борчылуын белдерә һәм аларның кайберләрен булса да киредән тылга кайтару буенча чаралар күрергә тәкъдим итә. Татар язучыларының берсе дә бу тәкъдимгә ризалашмый. Нәтиҗәдә сугышта татар язучыларының яртысыннан күбрәге – 31 кеше һәлак була. Алар арасында: М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А Алиш, Н. Баян, Р. Ильяс, М. Әблиев, В. Мифтахов, К. Басыйров, М. Гаязов, X. Рахман, Р. Саттар, Д. Фәтхи, Ә. Камал һ.б. бар.

«Минем Хәтер китабы» баш редактора Анатолий Иванов сүзләренә караганда, 1941 елда Татарстаннан 53 язучы, шагыйрь һәм журналист фронтка китә. (Корал һәм каләм белән көрәштеләр – «Татарстан хәбәрләре») – http://www.tatarnews.ru/articles/1925

Татарстан язучылары Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләрендә, шул исәптән Сталинград һәм Курск көрәшләрендә катнаша.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре. Аларның әсәрләре татар яки татар һәм рус телләрендә иҗат ителгән:
Чыганак: Гыйниятуллина А.К. Советлар Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә.- Казан: Татар китап нәшрияты

Мөхәммәт Әблиев
Габдрахман Әпсәләмов
Абдулла Алиш
Мирсәй Әмир
Нури Арсланов
Абдулла Әхмәт
Госман Бакир
Салих Баттал
Нур Баян
Хәй Вахит
Ибраһим Гази
Нәби Дәүли
Муса Җәлил
Әмирхан Еники
Рахман Ильяс
Риза Ишморат
Хисам Камал
Фатых Карим
Гадел Кутуй
Шәйхи Маннур
Зәки Нури
Атилла Расих
Мөхәммәд Садри
Рәхим Саттар
Сибгат Хаким
Мәхмүт Хөсәен
Афзал Шамов
Самат Шакир

Чыганак: Википедия

Габдрахман Әпсәләмов
Абдулла Алиш
Әхтәм Әминев
Салих Батталов
Сирин Батыршин
Нур Баянов
Әмирхан Еники (Еникеев)
Суфиян Поварисов
Атилла Расих
Самат Шакир

Чыганак: Татар электрон китапханәсе
 
Габдрахман Әпсәләмов
Абдулла Алиш
Мирсәй Әмир
Госман Бакиров
Нур Баян
Шамил Гәрәй
Нәби Дәүли
Муса Җәлил
Рәмзи Илялов
Әмирхан Еники
Атилла Расих
Ибраһим Гази
Зәки Нури
Сибгат Хаким

Чыганак: ТР Архив хезмәте

Госман Бакиров
Рәмзи Илялов
Әхмәт Исхак 
Гадел Кутуй
Зәки Нури
Атилла Расих
Сибгат Хаким
Самат Шакир

Чыганак: «Иске Казан»

Абдулла Алиш
Фатих Кәрим
Гадел Кутуй

Башка вебресурслар:

Абдулла Алиш
Маннур Сатаров

Фотоархив

Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсәрләре рус телендә язылган Татарстан язучылары:

Белостоцкий Юрий Вячеславович
Бендецкий Александр Григорьевич
Евгеньев Павел Кузьмич
Ефремов Сергей Иванович
Журавлёв Тихон Кононович
Королёв Алексей Васильевич
Костригин Виктор Иванович
Мальцев Владимир Иванович
Мелузников Анатолий Александрович
Мельников Аркадий Михайлович
Паушкин Геннадий Александрович
Синев Валерий Викторович
Сычёв Дмитрий Степанович
Толстой Игорь Алексеевич