Бабаларыбызны җиңү сафларына кире кайтарырбыз Бөек Ватан сугышында Җиңү көне бәйрәме якынлашканда 14 нче санлы китапханә ВКонтактедагы https://vk.com/topic-138903575_36914269 төркемендә «Бабаларыбызны җиңү сафларына кире кайтарырбыз» сәхифәсен ача. Монда оныкларының бабайлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында истәлекләре, аларның тормышыннан кызыклы мизгелләр, фактлар һәм шул заман вакыйгалары турында хатирәләр җыелып барачак. Материал, мөмкин булганча, фотолар белән үрелеп бара. Әйдәгез бергәләп сугыш чорының аз өйрәнелгән битләрен ачыйк! Безгә кушылырга чакырабыз! Җир йөзендә Бөек Ватан сугышын кичергән балалар китаплары калмады да диярлек. 2015 елда 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре китапханәгә 1995 елның апрелендә бүләк ителгән китап хуҗасының язмышы буенча тикшеренү эшләре алып барды. Бу С.Маршакның «Мороженое» китабының 1925 елда «Радуга» нәшриятында басылып чыккан беренче басмасы. Китап сугыш заманнарын кичергән һәм бездә әлеге китапның хуҗасы турында күбрәк белү теләге туды. Боровецк бульварында «Китап десанты» акциясе 2015 елдан башлап һәр елны Җиңү көне алдыннан 17 нче санлы китапханә Боровецкое авылының сугышта һәлак булган батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында «Китап десанты» акциясе уздыра. Хәзерге вакытта Боровецкое авылы Чаллы шәһәре читендә урнашкан.
|