Мозжаров Иван Иванович (1915–1958)

Иван Иванович Мозжаров (1915—1958) — Эшче-крестьян Кызыл Армиясе гвардия старшинасы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1944).

1915 елның 15 ноябрендә Буловица авылында (хәзер – Смоленск өлкәсе Починок районы). Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң, Молотов өлкәсе Нытвен районы Чайковский станциясендә яши һәм эшли. 1936-1938 елларда Эшче-Крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә. 1941 елның мартында Мозжаров кабаттан Нытвен район хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә чакырыла.

1941 елның июленнән – Бөек Ватан сугышы фронтларында. Беренче мәлләрдә 112 нче укчы бригада составында сугыша, 1942 елның 3 мартында яралана. 1942 елның октябреннән 102 нче танк бригадасының 1943 елның февралендә 22 нче гвардиягә әйләндерелгән 208 нче танк батальонында танк йөртүчесе-механигы булып хезмәт итә. Бәрелешләрдә күп тапкырлар батырлык күрсәтә. 1942 елның декабрь урталарына Мозжаров экипажы тарафыннан 1 танк, 5 транспорт машинасы, 1 танкка каршы корал, дошманның якынча 20 солдат һәм офицеры юк ителә. 1943 елның 6 августында Курск сугышы вакытында Головчино авылы янында  Мозжаровның оста маневрлар ясавы аркасында экипаж 3 танкны, 3 бронетранспортёрны, 1 миномётны, 4 пулемёт ноктасын һәм дошманның якынча 15 солдат һәм офицерын юк итә.

Днепр өчен көрәш вакытында Мозжаров аеруча батырлык күрсәтә. Ул бригадада беренчеләрдән булып Десна, аннан соң Днепр елгаларын кичеп чыга, Лютеж плацдармын басып алу, кулда тоту өчен сугышларда актив катнаша. Украин ССРы Киев өлкәсе Иске Петровцы, Синяк һәм Блиставицы торак пунктлары янындагы аяусыз сугышларда Мозжаров экипажы 4 корал, 7 йөк автомашинасы, 2 көпшәле миномёт, йөк төялгән 30 арба, 4 блиндаж, дошманның 70ләп солдаты һәм офицерын юк итә. Моннан тыш, танкчыларның кыю гамәлләре нәтиҗәсендә зур трофейлар кулга алына. 

1944 елның 3 июненнән СССР Югары Советы Президиумы Указы белән фронтта немец илбасарларына каршы көрәштә сугышчан йөкләмәләрне үтәүдә үрнәк һәм батырлык күрсәткәне өчен гвардия старшинасы Иван Иванович Мозжаров Советлар Союзы Герое югары дәрәҗәле исеменә лаек була һәм Ленин ордены, 3933 нче санлы «Алтын йолдыз» медале белән бүләкләнә.

Мозжаров Молдавия ССРы, Румыния, Венгрия, Австрия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша. Сугыш беткәннән соң демобилизацияләнә. Сугыштан соң Татар АССРы Чаллы районы Боровецкое авылында яши, күпмедер вакыттан соң Пермь өлкәсе Нытвен районы Чайковская станциясендә гомер итә. 

1958 елның 6 февралендә вафат була, Смоленск өлкәсе Починок районы Буловица авылы зиратында җирләнгән.

Шулай ук Кызыл Йолдыз ордены (31.08.1943), «Батырлык өчен» (04.12.1942) һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Чыганаклар Чыганаклар: 

Смоленский военный некрополь
Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.
Википедия

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.