Кыскача тарихи белешмә

Бөек Ватан сугышы елларында туган якны өйрәнү һәрвакыт актуаль мәсьәлә булып кала. Бу бүлектә кыскача итеп Чаллы халкының дошманны җиңүгә керткән өлеше турында мәгълүмат бирелә. 

Бөек Ватан сугышы Чаллы район хәрби комиссариаты өчен дә кырыс сынау була. Аның алдында моңарчы булмаган катлаулы бурыч килеп баса – кеше ресурсларын мобилизацияләү һәм сугышчы армия сафларын бертуктаусыз тулыландырып тору. Шәһәрдәшләребез кайтара алмаслык югалтуларга дучар була, сугыш кырында иң яхшы уллары һәм кызлары ятып кала.  Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) Чаллы районыннан 14364 кешегә чакыру кәгазе килә, аларның 5057се һәлак була. Чаллы район хәрби комиссариаты мобилизацияләгән 238 кызылармияче 1942 елда һәлак булалар. Бөек Ватан сугышы чорында чаллылар күрсәткән батырлыклар ил тарафыннан югары бәяләнә: 2800 фронтовик орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Йөзләгән чаллылы төрле флотларда сугыша, аларның күбесе батырларча һәлак була. Чаллыга җиңү алып кайткан хәрби моряклар арасында запастагы капитан-лейтенант Владимир Чайко, запастагы өлкән лейтенант Гыйльмегаян Кашапов, запастагы мичман Борис Гонта, запастагы өлкән матрослар Сәгдәт Гатиятуллин һәм Зоя Смирнова, запастагы матрослар Касыйм Гатин, Дмитрий Мартынов һ.б. Чаллының йөздән артык Хәрби-Диңгез Флоты ветеранына «Россия Флотына 300 ел» юбилей медале тапшырылды.

Чакыру алган чаллылыларның шактый өлеше Татарстанда булдырылган 8, 146, 120, 334, 352 нче укчы дивизияләре составына җибәрелә. Якташларыбыз шулай ук һава оборонасы, һава-десант частьларында да сугыша.

Чаллы районы тормышы сугышчан хәлгә тиз күчә. Сугыш инвалидлары, фронтовикларның гаиләләре, ятим калган балалар һәм тол хатыннарны кайгырту Чаллы район хәрби комиссариаты җилкәсенә төшә. Меңгә якын ятим бала шәһәр һәм районның балалар йортларына урнаштырыла. Хәрби комиссариат 1941 елда санаториядә оештырылган Тарловка хәрби госпиталендә яралы сугышчыларга ярдәм күрсәтә.

Билгеле булганча, сугышның башлангыч чоры илебез өстенә авыр йөк булып төшә, хәтта һәлакәт хәленә җиткерә. Чигенүче армия белән бергә күпсанлы качаклар агыла башлый. Аларның язмышын хәл итүдә Чаллы районы да катнаша. Сугышның беренче көннәреннән үк Чаллыга, беренче чиратта пристань аша, фронт янындагы өлкәләрдән эвакуацияләнүчеләр килә башлый.

Шул ук вакытта 3,5 меңләп эвакуацияләнүче Чаллы районына, шул исәптән 1,5 меңе – Чаллыда урнаштырыла.

Сугыш елларында чаллылылар станокчылар хәрәкәтенә теләктәшлек белдерә. Укучылар җитештерү һөнәрләрен үзләштерә һәм фронтка киткән иптәшләренә алмашка килә.

Чаллы районы кырларында 2,5 мең яшь кеше, предприятие цехларында 235 кеше эшли. Күбесе стахановчылар исемлегенә кертелгән була, чөнки алар, яшьләренә карамастан, киеренке авыр хезмәт башкара. Районның күп кенә хезмәтчәннәренә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәсен үстерүдә казанган уңышлары өчен 1945 елда шулай ук югары дәрәҗә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Чаллы районында ике кеше – ВКП(б)ның беренче райком секретаре П.А. Артемьев һәм Молотов исемендәге колхоз рәисе Х.Ш. Мәрдиев Ленин ордены белән бүләкләнде. «Татарстан» колхозының өлкән механигы И.Г.Соколовка «Мактау билгесе» ордены бирелә. Районның баш агрономы М.К.Галимов – «Фидакарь хезмәте өчен» медале, Киров исемендәге колхоз рәисе И.В.Вәлиәхмәтов һәм «Нива» колхозы звено башлыгы М.К.Казаковлар «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә. 

Бөек Ватан сугышы елларында безнең якташлар Ватанны саклаучыларның алгы сафында булды. Алар арасында запастагы офицер, Төньяк флотның элекке яшь матросы Ю.Б. Загоскин, диңгез авиациясе очучысы Я.И. Бердичевский, диңгез катеры командиры Е.Л. Казаков, ветераннар В.П. Орлов, А.З.Резванов, Г.П. Владимиров, В.С. Строгалев, М.В. Могилевский, З.С. Сабирзянов, А.Н. Очкин, А.А. Камышова, Н.Т. Кузнецова кебек орден ияләренең исемнәрен атарга мөмкин. 

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Н.Ф. Каймановка, И.М. Мәннановка, Н.Л. Соболевка, К.Я. Якуповка, А.А. Корбановка, Н.М. Кошаевка, И.И. Мозжаровка, Г. Салиховка, Н.Х. Шәриповка, Ю.Б. Кардашенкога, С.П. Максютовка, М.Х. Хәлиуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Зыятдин Миндебай улы Арысланов фронттан өч Дан ордены кавалеры алып кайта.

Чыганак: Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.