Кардашенко Юрий Борисович (1923–1989)

Ю́рий Бори́сович Кардашенко (8 август 1923, Дергачи, Саратов губернасы — 28 апрель 1989, Чаллы, Татар АССРы) — Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое, гвардиянең өлкән сержанты.

Рус гаиләсендә туган. Гражданнар сугышында әтисе Чапаев дивизиясе сафларында сугышкан. 1936 елда НКВД тарафыннан кулга алына һәм 3 елга хөкем ителә.

1944 елның маеннан 1 нче Белоруссия фронтының 14 нче гвардия кавалерия Мозырь Кызыл байрак дивизиясенең 54 нче гвардия кавалерия полкы сафларында пулемётчы буларак көрәшә. Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә, Германия территориясендәге сугышларда катнаша.

1945 елның 1-2 февралендә Кардашенко хезмәт иткән полк Одер буен яулый һәм елганың сул як ярында плацдармны басып ала һәм тота. Приттаг авылы һәм Альткессель станциясе районындагы сугышлар барышында Юрий Кардашенко пулемет ноктасына гранаталар белән һөҗүм итә һәм дошманның бер төркем солдатларын юкка чыгара. Соңрак пулеметтан атып, дошманның 90 һәм офицерын үтерә. Бу сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кардашенко Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

1946 елда демобилизацияләнгәннән соң, Ю.Б. Кардашенко Саратов гражданнар төзелеш институтына укырга керә, ул ябылу сәбәпле, 1947 елда Саратов автомобиль-юл институтына күчерелә. Уку дәвамында үзен дисциплиналы һәм алдынгы студент итеп күрсәтә.  

1949 елда ул яшәгән тулай торакта газ шартлый, студентлар тәрәзәләрдән сикерә. Шаһитлар раславынча, Кардашенко югалып калмый һәм кешеләрне оешкан рәвештә эвакуацияләргә ярдәм итә.

Ул Идел-Дон суднолар йөрешле канал һәм В.И.Ленин исемендәге Идел гидроэлектрстанциясе төзелешләрендә эшли.

1956—1960 нчы елларда «Куйбышевгидрострой» трестының баш инженеры һәм директоры вазифаларын башкара. 1960 елдан Ставрополь тимербетон конструкцияләр заводына директор итеп билгеләнә. 1962 елдан — Ставрополь (хәзерге Тольятти) шәһәрендә Сәнәгать предприятиеләрен төзү һәм эксплуатацияләү идарәсенең бүлек башлыгы.

1973—1978 елларда «Камгэсэнергострой» оешмасында баш инженер булыр хезмәт куя.

Чаллыда гомер итә. 1989 елның 28 апрелендә вафат була. Шәһәрнең иске зиратында җирләнгән.

2005 елның 9 августында Чаллыда, Герой яшәгән йортның алгы ягында аның истәлегенә мемориаль такта урнаштырылган.

Чыганак – Википедия