Кайманов Никита Фадеевич (1907–1972)

1907 елның 9 сентябрендә (яңа стиль белән 24 сентябрьдә) Чаллы районы Прости авылында (хәзерге Татарстанның Түбән Кама районы)  крестьян гаиләсендә туган.

Алабуга шәһәрендә түбә ябучы булып эшли, соңрак Идел һәм Чулман елгаларында матрос, Чаллыда, Чусов металлургия заводында хезмәт куя.

Чик буе гаскәрләрендә 1929 елдан, Кавказда хезмәт итә. 1931 елдан ВКП(б)/КПСС әгъзасы.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында. Өлкән лейтенант Кайманов Н.Ф. 1941 елның июне азагында СССР дәүләт чикләренең Карелия җирендә  19 тәүлек буе (аның 14е — тулысынча камалышта) 146 кешедән торган чик сакчылары отряды башында торып, дошманның  (2 батальон фин егерьләре) күпсанлы һөҗүмнәрен кире кайтара. Командалык белән элемтә югалып һәм сугышчан бурычны үтәп, отряд камалышны өзә, 160 чакрымлы сазлык һәм урманнарны үтеп, совет гаскәрләренә кушылуга ирешә. Бу бәрелешләрдә 14 чик сакчысы һәлак була, 40тан артыгы яралана, Кайманов үзе контузия ала.

НКВД гаскәрләренең Дзержинск исемендәге Дивизиясендә хезмәт итә. 1942 елның ноябреннән 1945 елның сентябренә кадәр НКВДның 131 нче аерым мотоукчы чик буе полкына җитәкчелек итә.

1943 елның ноябрь-декабрендә аның командалагындагы полк Тегеранда «Зур өчлек» очрашуын саклауны тәэмин итә, шуннан соң  хәрби объектларны һәм ленд-лиз буенча йөк ташу юлларын саклау өчен Иранда калдырыла. 1943—1945 елларда Тегеранда совет гаскәрләре гарнизоны башлыгы вазифасын башкара.

1941 елның 26 августында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 

1948 елда М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый.

1953—1958 елларда — Чехословакиянең чик буе гаскәрләре башлыгы каршында хәрби киңәшче.

1958 елдан полковник Кайманов Н. Ф. — запаста. Мәскәүдә яши. 1972 елның 13 февралендә вафат була. Мәскәүнең Раевский зиратында җирләнгән.

 Чыганаклар: 
1. Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.
2. Википедия

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.