Чаллы каласында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төрле һәйкәлләр һәм мемориаль комплекслар урнаштырылган. Аларга ел әйләнәсендә, бигрәк тә, 9 май көнне Ватанны саклаучыларга рәхмәт һәм имтирам хисләре белдерер һәм чәчәкләр салу өчен кешеләр килә. Сезнең игътибарга Бөек Ватан сугышының Чаллыдагы истәлекле урыннарына кыскача мәгълүмат белән үрелеп баручы видео-экскурс тәкъдим итәбез. Боровецк бульварында урнашкан Дан обелискыКыскача белешмә: Чаллыда Боровецкое авылы сугышчылары хөрмәтенә 2011 елда Дан обелискы ачыла. Сугыш елларында авылдан 340 кешесе фронтка китә, аларның 165е кире әйләнеп кайтмый. Ватан сугышы елларында алар батырларча туган җир өчен көрәшә. Һәйкәл Изге Вознесение чиркәве каршында торгызыла. Гранит плитә белән тышланган һәм җиңү йолдызы белән бизәлгән яңа һәйкәл Вознесение чиркәве каршында берничә дистә ел торган искесенә алмашка урнаштырыла. Проектның авторы – Чаллы архитекторы, Россия архитекторлар берләшмәсе әгъзасы Ирина Шабашвилли. Чыганак: https://ria.ru/20110509/372342224.html «Ватан-ана» мемориаль комплексыКыскача белешмә: Чаллы шәһәренең иң күренекле урыннарының берсе – Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган «Ватан-ана» мемориаль комплексы, монумент, ул 1975 елның 9 маенда Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан ачыла. Һәйкәлнең авторы заманында яшь скульптор-монументалист, нәтиҗәдә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Ханов. Халык батырлыгының бөеклеген чагылдыру өчен, автор үлмәс кош Феникс турындагы борынгы Египет мифын куллана. Ул гигант зурлыктагы, хатын-кыз йөзле, бөркет гәүдәле, тыелгысыз куәт белән очучы кош буларак сурәтләнә. Уң кулы белән ул балаларына фатиха бирә, ә сул кулында – кылыч. Аның бик зур булуына карамастан, куәтле очыш тәэсире тудырылган. Һәйкәл бик кыска вакыт эчендә башкарыла – эшчеләр ялсыз һәм бәйрәмнәрсез тәүлек буе тырыша. Ачылу көнендә Феникс кош шәһәр өстеннән 40 метр биеклектә канатларын җәяргә тиеш була. Әмма ул вакытта Чаллыда моның өчен кирәкле техника табылмый. Шунлыктан скульпторның беренче ниятләре тормышка ашмый: һәйкәлнең пьедесталы 40 метрдан күпкә кимрәк. Шуның өстенә, андый биеклектәге сынны булдыру өчен, төзүчеләр бәяләвенчә, 2,5 ел вакыт кирәк булыр иде. Мемориалны ачу көнендә шәһәргә Волгоградта Мамай курганындагы уттан алынган факелны китерәләр, менә шуннан Чаллыдагы мәңгелек утны кабызалар. 9 Мая 1975 елның 9 маенда Җиңү көненә һәм мемориалның тантаналы ачылышына герой-шәһәр Волгоградтагы Мамай курганыннан алынган мәңгелек уттан кабызылган факел китерелә. Утны КамАЗның иң яхшы яшь төзүчеләре алып кайта. Изге утны яшьләр кулыннан Советлар Союзы Геройлары Юрий Борисович Кардашенко, Николай Якуп улы Якупов һәм Дан ордены кавалеры Арысланов Зыятдин Миндебай улы кабул итеп ала. Алар Җиңү өчен үз гомерләрен биргәннәрнең Хәтер һәм даны хөрмәтенә Чаллыда Мәңгелек утны кабыздылар. Мемориаль комплекс Ватан өчен көрәштә һәлак булган Мәңгелек уттан һәм Бөек Ватан сугышы фронтларыннан әйләнеп кайтмаган 6805 якташыбызның исем-фамилияләре уелып язылган Хәтер диварыннан тора. Чыганаклар: https://memory-map.prosv.ru/#/memorial-7904/type=map¢er=55.688418,52.311634&zoom=13 http://stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=266407 Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга Орловка бистәсендә куелган обелискКыскача белешмә: Ут рәвешендәге Хәтер билгесе «Чаллы шәһәр төзелеше» төзүчеләре тарафыннан Гражданнар һәм Ватан сугышлары елларында һәлак булган Орловка авылы кешеләренең якты истәлегенә ясалган. Хәтер билгесе урнаштырылган калкулык биш почмаклы йолдыз формасында, аннан граниттан ясалган ут чыгып тора. Ут сугыш, аның көчен һәм барлык кешелек дөньясына һәм Россия язмышына тәэсирен символлаштыра. Ташның үзендә Орловка бистәсендә туып-үскән 186 һәлак буган сугышчының исемнәре уеп язылган. Әлеге монументның авторы – таш эшкәртү заводының рәссамы Платон Захарчук. Чыганак:https://memory-map.prosv.ru/#/memorial-2317/type=map¢er=55.713044,52.367787&zoom=13 Җиңү паркының мемориаль комплексыКыскача белешмә: Шәһәрнең 21 нче микрорайонында урнашкан Мәдәният һәм ял паркы Чаллыда 1975 елда «КамАЗ» АҖе боерыгы белән оештырылган. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 30 ел булу хөрмәтенә ул Җиңү паркы дип исемләнә. Шул заманнарда газета битләрендә киң яктыртылган зур вакыйгага әверелә ул. Парк территориясен төрле яклап Чәчәкләр бульвары, Тынычлык, Автозавод һәм Вахитов проспектлары чикли. Чыганак: http://rt-online.ru/alleya-geroev-novoe-videnie/ Советлар Союзы Геройлары АллеясыКыскача белешмә: 2018 елның 30 августында Чаллының Җиңү паркында Геройлар Аллесын ачу тантанасы узды. Анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки сугыштан соң вафат булган язмышлары Чулман буендагы кала белән бәйле 11 Советлар Союзы Героена бюстлар урнаштырылды: Николай Кошаев, Юрий Кардашенко, Никита Кайманов, Николай Майков, Илдар Мәннанов, Николай Соболев, Павел Фролов, Мисбах Хәлиуллин, Нурмый Шәрипов, Василий Чуйков һәм Николай Якупов. Алар арасында разведчиклар, очучылар, укчылар һ.б. лар бар. Бюстлар сакланып калган фотолар буенча берничә компоненттан торган материалдан эшләнгән, һәрберсенең авырлыгы – 20 килограммга кадәр. Сыннарның авторы – Чаллы рәссамы Вадим Ихсанов, матди яктан проект меценатлар ярдәмендә эшләнде. 11 бюстның берсе Сталинград герое һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган маршал Чуйков Василий Ивановичка багышланган. Ул үзенең сугышчан юлын 1918 елда Чаллы районында Эшче-крестьян Кызыл Армиясе отрядының командир урынбасары буларак башлый. Чыганак: https://medianknh.ru/2018/09/02/v-naberezhnyh-chelnah-otkryli-alleju-ger/ Муса Җәлил истәлегенә мемориаль комплексКыскача белешмә: Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс Совет халкының Бөек Җиңүенә 40 ел булу хөрмәтенә Татарстанның Чаллы шәһәре Комсомол районының эшче коллективлары тарафыннан булдырыла. Ул 1985 елда каһарман-шагыйрьнең исемен йөртүче скверда урнаштырылган. Авторлары – Лидия Зимина һәм Георгий Иванов. Җәлил проспектындагы герой исемендәге сквер шәһәрдәшләрнең яраткан ял итү урыны һәм автокаланың иң күренекле урыннарының берсе. Чыганак: https://memory-map.prosv.ru/#/memorial-767/type=map¢er=55.68675732696216,52.31742757147212&zoom=14 http://stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=266398
|