Хәлиуллин Мисбах Хәлиулла улы (1916—1983)

Мисбах Хәлиулла улы Хәлиуллин (1916—1983) — Советлар Союзы Герое. Штурмлаучы авиация полкының  эскадрилья командиры, капитан.

Родился 12 марта 1916 елның 12 мартында Самара өлкәсе (хәзер Татарстанның Лениногорск районы) Бөгелмә өязе Сугышлы авылында туа. 

Милләте буенча татар. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, җирле колхозда гади эшче булып хезмәт итә. 1934 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм үз белгечлеге буенча Чаллы районының җир бүлегендә эшли. 1936 елда комсомол юлламасы буенча җәйге мәктәпкә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, курсларда пилотлар әзерләүдә катнаша.

Бөек Ватан сугышы башлангач та, ул фронтка китәргә теләк белдерә, әмма аңа тагын ике ел мөһим эш – яшь очучыларның очу һәм сугыш осталыгын арттыру белән шөгыльләнергә туры килә. Шунлыктан ул 1943 елның маеннан гына фронтка җибәрелә. 783 нче штурмлау полкы эскадрильясы белән командалык итеп, капитан Хәлиуллин үзен оста һәм кайгыртучан җитәкче, талантлы тәрбияче, иң югары квалификацияле очучы-штурмлаучы буларак күрсәтә. Командалыкның чираттагы биремнәрен үтәгәндә, ул һәрвакыт мәсьәләне чишүнең яңа юлларын эзләп таба белә. Эскадрильясы белән Гродно өлкәсенең Волковыск шәһәре янында дошманның хәрби техникасы һәм гаскәрләре тупланган урынын тар-мар итәргә юнәлеп, очучылар, күрше районга гына барырга җыенган кебек, фронт сызыгын үтә, ә аннан соң кискен борылыш ясап, немецлар көтмәгәндә, куелган максатларына чыгалар. Безнең штурмчыларның дүртенче һөҗүмендә генә дошман зенитчылары ни булганын аңлап ала. Ләкин соң була инде. Безнекеләр бомбага тота һәм борылып полкка кайтып китә. Хәлиуллинлылар гитлерчыларның оборона чикләрен штурмлап – җәяүле гаскәрләргә басып керергә, артиллеристларга — позицияләрдә дошман гаскәрләрен тар-мар итәргә, танк бригадасына чолганыштан чыгарга ярдәм итә… Алар немецларның танк колонналарын, тимер юл станцияләрендәге яки юлдагы эшелоннар җир белән тигезләп бара. Хәтта катлаулы табигать шартларында да алар зур сугышчан уңышларга ирешә. 1945 елның апреленә Хәлиуллин М. Х эскадрильясы 88 сугышчан очыш ясый, 16 бәрелештә дошманның өч очкычын бәреп төшерә. Ватан эскадрилья очучыларын югары бәяли. Башында командирлары торган биш кешелек төркемгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Бөек Ватан сугышы беткәннән соң, М.Х.Хәлиуллин үзенең бай тәҗрибәсен яшь очучыларга тапшыруын дәвам итә. Запаска киткәч, подполковник Хәлиуллин Казанда яши. 1983 елның 18 апрелендә Казанда вафат.

 Чыганак: 
Википедия

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.