Фроло́в Па́вел Григо́рьевич (1909–1991)

Па́вел Григо́рьевич Фроло́в (17 июль 1909, Бондюга авылы — 14 сентябрь 1991) — 23 нче гвардия мотоукчы бригадасы ут ачучы взвод командиры (1 нче Украина фронты, 3 нче гвардия танк армиясе, 7 нче гвардия танк корпусы). Советлар Союзы Герое, лейтенант.

1909 елның 17 июлендә Бондюга авылында эшче гаиләсендә туа. Тулы булмаган урта белем ала. Татар АССРының Чаллы шәһәрендә кинотеатр директоры булып эшли. 1926 елдан Казанда киномеханик, Чаллыда кинотеатр директоры, Бондюга (хәзер Менделеевск) бистәсендә ит-сөт комбинаты директоры вазифаларын башкара.

1942 елда Бондюга район хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына чакыру ала. Кече лейтенант курсларын тәмамлый. 1942 елның маеннан Сталинград, Көньяк, 1 нче Украина фронтларында сугыша.

Взвод командиры гвардия лейтенанты Фролов Одер елгасы өчен көрәшкәндә батырлыклар күрсәтә. 1945 елның 23 гыйнварында гвардия лейтенанты Фролов дошманның көчле артиллерия-миномёт уты һәм туктаусыз атышлар, авиация бомбага тотуы астында үзенең взводын Одер елгасының сул ягына беренче булып күчерә. Шунда ук сугышка керешеп, үз взводының коралыннан ут ачып, дошманның  1 үзйөршеле коралын, 1 миномёт батареясын, 1 бронетранспортёрын, 3 пулемётын юкка чыгара, башкаларга елганы уңышлы кичәргә мөмикнлек тудыра.

СССР Югары Советы Президиуымының 1945 елның 10 апрелендәге  Указы белән немец басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыгы өчен гвардия лейтенанты Фролов Павел Григорьевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.

Сугыш беткәннән соң, лейтенант Фролов демобилизацияләнә. Бондюгага кайта (хәзер Менделеевск). Химия заводында Гражданнар оборонасы штабы башлыгы булып эшли. 

1991 елның 14 сентябрендә вафат. Менделеевскида җирләнгән.

 Чыганаклар: 
Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.
Википедия

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.