Чаллы библиотрансформеры

Бөек Ватан сугышы Чаллы район хәрби комиссариаты өчен дә кырыс сынау була. Аның алдында моңарчы булмаган катлаулы бурыч килеп баса – кеше ресурсларын мобилизацияләү һәм сугышчы армия сафларын бертуктаусыз тулыландырып тору. Шәһәрдәшләребез кайтара алмаслык югалтуларга дучар була, сугыш кырында иң яхшы уллары һәм кызлары ятып кала.  Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) Чаллы районыннан 14364 кешегә чакыру кәгазе килә, аларның 5057се һәлак була. Чаллы район хәрби комиссариаты мобилизацияләгән 238 кызылармияче 1942 елда һәлак булалар. Бөек Ватан сугышы чорында чаллылар күрсәткән батырлыклар ил тарафыннан югары бәяләнә: 2800 фронтовик орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Чаллы библиотрансформеры түбәндәге модульләрне үз эченә ала:


Шәһәркүләм эзләнү акциясе

«Бабаларыбызны җиңү сафларына кире кайтарырбыз»

2019 елда 14 нче санлы балалар китапханәсе ВКонтактедагы https://vk.com/topic-138903575_36914269 төркемендә «Бабаларыбызны җиңү сафларына кире кайтарырбыз» сәхифәсен ачты. Монда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында аларның оныклары истәлекләре, тормышларыннан кызыклы мизгелләр, фактлар һәм шул заман вакыйгалары турында хатирәләр һәм фотолар җыелып барды. Эшкәртелгән материалны китапханәчеләр китапханә төркемендә урнаштырып барды. 

Әлеге акция нәтиҗәсендә «Бабаларыбызны җиңү сафларына кире кайтарырбыз» кулъязма һәм электрон балалар хәтер китабы барлыкка килде. Анда 50 дән артык авторның хатирәләре тупланды. 

Шулай ук 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре китапханәгә 1995 елның апрелендә бүләк ителгән китап хуҗасының язмышы буенча «Китап сугышны кичерде» дип аталган тикшеренү эшләре алып барды. Бу С.Маршакның «Мороженое» китабының 1925 елда «Радуга» нәшриятында басылып чыккан беренче басмасы. Китап сугыш заманнарын кичергән һәм китапханәчеләрдә әлеге китапның хуҗасы турында күбрәк белү теләге туган. Җитди һәм җентекле эзләнү эше нәтиҗәсендә китапның хуҗасы һәм укучылар арасында очрашу оештырылды. 

Шәһәр урамнары атамасында герой исемнәре: Җиңү геройлары урамнары буйлап библиогид

Шәһәр урамнары атамасында герой исемнәре: Җиңү геройлары урамнары буйлап библиогид/«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ; методик һәм инновацион эш бүлегенең сектор мөдире Г.М.Фәхруллина төзеде; ред. Р.Н. Каюмова – Чаллы, 2020. – 36 б.

Әлеге әсбап Чаллының сугыш геройлары хөрмәтенә аталган урамнары турында белешмә бирә. Алар арасында танылган полководецлар, маршаллар, фронтовиклар, партизаннар, татар язучылары, яшь гвардиячеләр, Җиңүнең гади солдатлары – Чаллы төбәге һәм илебезнең героик тарихына батырлыклары мәңгегә уелган геройлар исемнәре бар. Юлкүрсәткечкә исемнәре белән шәһәребез урамнары аталган Бөек Ватан сугышы геройларының биографик мәгълүматлары, фотоматериаллары, күрсәткән батырлыкларының тасвирламасы кергән. Шәһәр урамнары картасы һәм «ЧЕ! – Набережные Челны» / «Челны 24» телеканалының «Җиңүчеләр» сәхифәсе видеосюжетларына сылтамалар да бирелгән. 

Бу юлкүрсәткеч китапханә хезмәткәрләре, укытучы, мәктәп укучылары, студентлар һәм Чаллы каласының тарихы белән кызыксыну киң даирә укучылар өчен адресланган.

«Советлар Союзы Геройлары – чаллылылар» информ-ревю: Чаллының Советлар Союзы геройлары турында. Чаллы төбәге үзенең Бөек Ватан сугышы геройлары белән горурлана, алар күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Бу геройларның күбесе Чаллыда туып-үскән, кайсыларыдыр башка җирдә туган, әмма фронтка Чаллы район военкоматыннан киткән, сугыштан соң исә үз язмышларын КамАЗ белән бәйләгән. 

«Чаллы Бөек Ватан сугышы елларында» онлайн-тесты

Тәкъдим ителгән тестны үтеп, Бөек Ватан сугышы чорында шәһәр тормышындагы күп кенә кызыклы фактларны белергә, якташ геройлар турында мәгълүмат алырга мөмкин. 

«Ташка уелган хәтер» видео-экскурс
Чаллы каласында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлләр һәм мемориаль комплексларга экскурсия тәкъдим итәбез. Әлеге бүлек китапханәчеләр тарафыннан СТВ-медиа телекомпаниясе белән берлектә әзерләнде.   

«Ватанны саклаучы, солдат!» антологиясе

Бу бүлектә Чаллыда яшәп иҗат итүче замандаш язучыларның Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләре тәкъдим ителде.