Бу бүлектә чаллылылар – Советлар Союзы геройлары турында мәгълүмат тупланган һәм кайбер батырлыклар тасвирланган. Чаллы төбәге үзенең Бөек Ватан сугышы геройлары белән горурлана, аларның батырлыклары орден һәм медальләр белән бәяләнде. Cугышчан шан-шөһрәтне югары бәяләүгә – Советлар Союзы герое исеменә Никита Кайманов, Мисбах Хәлиуллин, Иван Мозжаров, Гатаулла Салихов, Юрий Кардашенко, Абдулла Корбанов, Николай Соболев, Камил Якупов, Илдар Мәннанов, Николай Кошаев, Нурмый Шәрипов, Сергей Максютов, Павел Фролов, Николай Майков лаек булалар. Зыятдин Миндебай уды Арысланов фронттан өч Дан ордены кавалеры буларак кайтты. |