Шәһәр урамнары атамасында герой исемнәре: Җиңү геройлары урамнары буйлап библиогид/«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ; методик һәм инновацион эш бүлегенең сектор мөдире Г.М.Фәхруллина төзеде; ред. Р.Н. Каюмова – Чаллы, 2020. – 36 б.

Бу бүлектә Чаллының сугыш геройлары хөрмәтенә аталган урамнары турында сөйләрбез. Аларның барысы да төп чаллылылар түгел, әмма араларында гомеренең күпмедер өлешен монда уздырган һәм шәһәрнең Мактаулы гражданины исеменә лаек булганнар бар. Күбесе – безнең якташлар. 
Сез Чаллының геройлар исемнәре белән аталган урамнары автокаланың кай җирендә урнашуын белерсез. 
Чыганак: “ЧЕ! – Набережные Челны” / “Челны 24”

Чаллы урамнарының ике фронтовик – Николай Майков һәм Павел Фролов исемнәре белән аталу тарихы. Икесе дә – Советлар Союзы Геройлары. 

Николай Майков Ярославль шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Кызыл Армия сафларына 22 яшендә килеп эләгә. Тамбов хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый, һавада авиацион полк звеносы белән командалык итә. Майков урамы шәһәрнең 68 нче микрорайонында – шәхси секторда урнашкан.
Павел Фролов күрше Менделеевск шәһәрендә туа. Сугышка кадәр Казанда – киномеханик, Чаллыда кинотеатр директоры булып эшли, Менделеевскида ит-сөт комбинатына җитәкчелек итә. 1942 елда фронтка китә, взвод белән командалык итә, Одер елгасын кичкәндә сугышларда батырлык күрсәтә. Павел Фролов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аның хөрмәтенә аталган урам автокаланың 71 нче микрорайонында урнашкан.

Павел Фролов һәм Николай Майков бюстлары Җиңү Паркындагы Дан Аллеясында куелган.

Чыганак: http://stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=266389

Батырлык күрсәтеп, үз гомере бәрабәренә Җиңүне якынайткан Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов урамының аталу тарихы.

Нурмый Хәләф улы Шәрипов Тукай районының Казаклар авылында туган. 17 яшендә ул фронтка эләгә, ә 19 яшендә сержант Шәрипов разведка взводы бүлеге командиры була. Шул ук елны Көнбатыш Украинаны азат итү сугышларында Банюнин авылы янында батырларча һәлак була. Бу батырлыгы өчен Нурмый Шәрипов үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Шәрипов исемендәге урам Чаллының 70 нче микрорайоныннан башланып, Титов урамына кадәр дәвам итә. Ул горурлык белән 2009 елдан бирле бу исемне йөртә.

Чыганак: http://stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=266353

Чаллыдагы Илдар Мәннанов урамының аталу тарихы. Чаллылыларның күбесенә таныш герой Ватаныбызның иң югары бүләгенә ничек ия булган һәм автокалада аның исемен йөртүче урам кайда урнашкан?

 

Илдар Мәннан улы Мәннанов Мөслим районы Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туган. 1940 елның 3 сентябрендә аны Кызыл Армия хезмәтенә чакырып алалар. Бер елдан соң, Илдар Мәннанов хезмәт иткән дивизияне Ленинград фронтына җибәрәләр. Ноябрь буе монда дәһшәтле сугышлар бара. Илдар Мәннанов Тихвин шәһәре янындагы бәрелештә батырлык күрсәтә. Госпитальдән соң Илдар Мәннан улы Карелия фронтына артиллерия полкына җибәрелә, сугышның азагына кадәр шунда көрәшә. Илдар Мәннан улы Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Батырлык өчен һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Герой Чаллыга 1963 елда күченеп килә. Шәһәрнең бер урамы 2010 елда аның исеме белән атала, ул Чулман һәм Раскольников проспектларын тоташтыра. Мәннанов яшәгән 43/02 йортының подъезды алдында мемориаль такта урнаштырылган. 2019 елда Илдар Мәннановның якты истәлегенә 43/12 йорты диварында Геройның портреты барлыкка килде.

Сугыш һәм хезмәт даны аллеясында аның бюсты урнаштырылган. Чаллының татар лицей-интернатында Мәннанов музее ачылды. Аның исеме белән 82 нче кадет мәктәбе аталган. Илдар Мәннан улы 10 ел элек 18 май көнне 89 нчы яшендә вафат була. Ул Чаллының Орловка зиратында җирләнгән.
Чыганак: http://stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=266381

Орловкада туып-үскән Иван Иванович Утробин исемендәге Чаллы урамының аталу тарихы.

Иван Иванович Утробин 1915 елда Орловкада туган, 1938 елда Пермь пединститутына укырга керә һәм немец телен өйрәнә. Өченче курста сугыш башлануга үз теләге белән фронтка китә – Мәскәү янындагы сугышларда немец гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша. Шуңа да карамастан, немец телен яхшы белүче яшүсмер егетне сугыш кырыннан чакырып алып, махсус билгеләнештәге югары мәктәпкә җибәрәләр. Шулай итеп, Иван Утробин Иоганн Вебер исеме астында «Инициатива» кушаматы белән разведчикка әйләнә. Бөек Ватан сугышы вакытында ул ике ел немец исеме һәм вазифасы астында дошман территориясендә хезмәт итә.  
1974 елда Иван Иванович Чаллыга әйләнеп кайта, КАМАЗда эшли, параллель рәвештә эшче яшьләр мәктәбендә тарих фәнен укыта. Аның үзе туган Орловка бистәсендәге бер урам Иван Утробин исемен йөртә. Әмма без ачыклаганча, анда яшәүчеләрнең күбесе урамның исемен разведчик белән бәйләми, ә бу урам исеме разведчикның фамилиядәше – Иван Степанович исемен йөртә дип саный.

Иван Степанович Утробин – шулай ук Орловка бистәсендә туган, СССРның атказанган спорт остасы, бөтен дөньяда данлыклы спортчы. Автокалада аның хөрмәтенә чаңгы ярышлары уздырыла.  Иван Утробин хөрмәтенә Чаллыда урам исеме аталган. Ул урамны 2009 елда Полеваядан үзгәртәләр. Шулай итеп, адаш якташларыбыз Утробиннарның язмыш тарихы аларның кече ватаннары Орловкага килеп тоташа.

Чыганак: http://stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=266373

Чаллы урамын Тарловка хәрби госпиталенең башлыгы, фронтовик, Советлар Союзы Герое Николай Леонтьевич Соболев исеме белән атау тарихы 

Николай Соболев 1904 елда туа, балачагы беренче Бөтендөнья сугышына туры килә. Яшьлеге батраклыкта йөреп уза, аннан Кызыл Армия сафларына килеп эләгә. Ә Бөек Ватан сугышы башланырга ай ярым кала, аны Чаллыдан ерак булмаган Тарловка туберкулезга каршы санаториясе директоры итеп билгелиләр. Соболев җитәкчелеге астында ул хәрби госпитальгә әйләнә. Анда бер ел эшләгәннән соң, Николай Леонтьевич үз теләге белән фронтка китә – Днепр өчен сугышларда катнаша. Николай Соболев батырлык һәм геройлык өчен Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә, Алтын йолдыз медале белән Герой исеменә лаек була. 
Сугыш барышында Соболев яралана һәм госпитальгә эләгә. 1944 елда Тарловка госпиталендә аны тантаналы рәвештә каршы алалар. Гомеренең соңгы көннәренәчә Николай Леонтьевич Яшел Үзән районында яши. Николай Соболев исемен шәһәребезнең 71 нче микрорайонындагы бер урам йөртә.  Менә ун ел инде җирле халык һәм Чаллы кунаклары герой исеме язылган алтакта яныннан узып йөри. Чаллыдагы урам аның исеме белән 2010 елда атала. 2018 елда Җиңү Паркындагы Геройлар аллеясында аның бюсты урнаштырылды. 

Чыганак: http://stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=266361

Чаллы урамының Советлар Союзы Герое Юрий Борисович Кардашенко исеме белән аталу тарихы

Юрий Кардашенко фронтка 19 яшендә килеп эләгә. Пулеметчы булып 54 нче гвардия кавалерия полкы сафларында хезмәт итә. Германия җирлегендә баручы сугышларда катнаша, шулай ук Белоруссия һәм Польшаны азат итү өчен көрәшә. 11 ел элек шәһәрнең иске микрорайоннарының берсендәге урамны аның хөрмәтенә атыйлар. Ул зур булмаса да, яңгыравык исем йөртә. Удар комсомол төзелеше башлангач, Юрий Кардашенко гаиләсе белән Чаллыга күченеп килә һәм 70 нче елларда «Камгэсэнергострой»ның баш инженеры булып эшли. КАМАЗ төзелеше ударнигы мактаулы исеме бирелгән, Ленин, Октябрь революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары, 3 нче дәрәҗә Милләт даны Мактау билгесе, медальләр белән бүләкләнгән. 
Шунысы игътибарга лаек, 1975 елның 9 маенда, Бөек Җиңүнең 40 еллыгы көнендә, нәкъ менә Юрий Кардашенко «Ватан-Ана» һәйкәле янында Мәңгелек утны кабыза. 30 елдан соң исә ГЭС бистәсендәге ул яшәгән йорт диварына мемориаль такта куела. Аның фатирында хәзерге көндә яшәүчеләр герой турында истәлекне саклый.
Юрий Борисовичның туган авылы Дергачта һәм кече ватаны Чаллыдагы Геройлар аллеясында аның хөрмәтенә истәлекле бюстлар урнаштырылды.

Чыганак: http://stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=266345

Чаллы урамының Советлар Союзы герое, гвардия полковнигы Николай Михайлович Кошаев исеме белән аталу тарихы

Кошаев Николай Михайлович – якташыбыз, ул вакытларда әле авыл булган Чаллыда туган. 1934 елда Урал институтын тәмамлый һәм Түбән Тагил шәһәрендә эшли. Кызыл Армия хезмәтеннән соң, ул Бөек Ватан сугышы фронтына килеп эләгә, танк бригадасын җитәкли. Көнбатыш фронты чик буенда сугыша. Украинаны азат итүдә батырлыклар күрсәтә. 1944 елның мартында Николай Кошаев немец гаскәрләренең тылы буенча 18 танктан торган төркем рейдына җитәкчелек итә. Аның командасы дошманның очкычлар белән тулы аэродромын кулга ала, йөздән артык танкын сафтан чыгара һәм элемтә линиясен боза. Сугышта Кошаев авыр яралана, бомба кыйпылчыгы аның кулын өздерә. Госпитальдә вакытта ул үзенә илнең иң дәрәҗәле бүләге – Советлар Союзы Греое исеме бирелүе турында белә. Госпитальдән соң ул фронтка кире кайтмый. Мәскәү корыч һәм эретмәләр институтының хәрби кафедрасы башлыгы булып эшли. Николай Кошаев хөрмәтенә аталган урам Чаллының иске өлешендәге Сувар бистәсендә урнашкан. Чаллы шәһәре урамы Николай Михайлович Кошаев исеме белән 2007 елда атала. Сугышчан бурычны һәм фронтта командалык итү эшен намус белән үтәгән өчен, Ленин ордены белән герой исеме һәм «Алтын йолдыз» батырлык өчен медальләре бирелә.  

Чаллының Батырлар аллеясында танылган якташыбызның бюсты урнаштырылган. Николай Кошаев Ленин ордены, ике Кызыл байрак, ике Кызыл йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, АКШның Мактаулы легионы офицерлар ордны белән бүләкләнгән. 
Источник: http://stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=266328

Чаллының Сидоровка бистәсендәге Маршал Василий Чуйков урамының аталу тарихы

Василий Иванович – ике тапкыр Советлар Союзы герое, СССР оборона министр урынбасары. 1900 елда туа һәм, гомерен гаҗәеп кыю кеше буларак үткәреп, 82 яшендә вафат була. Маршал Чуйков сугыш елларында 62 нче армия командиры булып хезмәт итә. Аның җитәкчелеге астында Запорожье, Берлин һ.б.ларда операцияләр үткәрелә. Чуйков Сталинград өчен сугышларда аеруча батырлык күрсәтә, ул анда яңа тактика кертә – якын сугыш һәм тактик берәмлек – һөҗүм төркеме оештыра. Чаллыда Василий Чуйков исемен ике урам йөртә, алар Сидоровка битәсендәге шәхси секторда һәм иске шәһәрдәге Грин урамы янында урнашкан. 

Бөек Ватан сугышына кадәр, 1919 елда, Чуйков татар җирендә көрәшә. Акгвардиячеләр Чаллы һәм Чистайга басып керә – безнең элеваторда икмәк запаслары җыелып алына. Чуйков полкы орлыкны Россиянең үзәгенә чыгаруны яклый.    
Волгоград һәм Берлинның мактаулы гражданины. Чаллыдагы урам Василий Иванович Чуйков исеме белән 1972 елда атала. Шулай ук аның исемендәге урамнар Казан, Волгоград, Россия һәм Украинаның күп кенә шәһәрләрендә бар.  

Чаллыда Чуйков бюсты Батырлар аллеясында урнашкан. Василий Иванович 9 Ленин ордены, 4 Кызыл байрак, Октябрь революциясе һәм Кызыл йолдыз орденнары белән бүләкләнгән. 
Чыганак: http://stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=266279