Мәктәп сыйныфларын һәм балалар бакчасы төркемнәрен Үзәк китапханә буенча интерактив-театральләштерелгән экскурсияләргә чакырабыз…

1. КИТАПХАНӘ БУЕНЧА ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘН ЭКСКУРСИЯЛӘР

Мәктәп укучыларын һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр төркемнәрен шәһәребезнең иң зур китапханәсе – Үзәк китапханә буенча интерактив-театральләштерелгән экскурсияләргә  чакырабыз!

Экскурсиядә сез китапханәдә булган күптөрле китаплар, альбомнар, ноталар, журналлар дөньясына  кереп чумарсыз, Китап Галиҗәнаплары хакимлеге астындагы тылсымлы зирәклек һәм иҗат иленә килеп эләгерсез!

Экскурсияләрне үткәрү вакыты: дүшәмбе-шимбә 10.30 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр.

Экскурсиянең дәвамлылыгы – 40 минут-1 сәгать.

Бәясе – килешү буенча (төркемдә кеше саны 25 тән артмаска тиеш).

Экскурсиягә ничек язылырга?

Күрсәтелгән телефон аша язылырга мөмкин: 8(8552) 70-12-52 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр)

яисә cbs-do@mail.ru электрон почтасына язарга була (хатның темасын «Экскурсиягә язылу» дип күрсәтергә).

Экскурсия турында фикерләр

2. ГИДРОТӨЗҮЧЕЛӘР УРАМЫ БУЕНЧА ҖӘЯҮ ЭКСКУРСИЯ 

Шәһәр Үзәк китапханәсе укучыларны «КАМАЗ: ул монда башланды!» исемле Гидротөзүчеләр урамы буенча җәяү экскурсия үтәргә чакыра. Анда Рәис Беляев, Евгений Батенчук, Владимир Высоцкий һәйкәлләрендә булу күздә тотыла. Экскурсия шәһәр Үзәк китапханәсе янында башлана һәм Высоцкий мәйданында тәмамлана.

Балаларны бик мавыктыргыч чыгыш көтә:

– КАМАЗ төзелеше башланганчыга кадәрге шәһәребез тарихы турында,

– Түбән Кама ГЭСы турында,

– Гомумсоюз алдынгы төзелешнең беренче еллары турында,

– күренекле төзелеш җитәкчеләре Р.К.Беляев һәм Е.Н.Батенчук турында,

– данлы «Камгэсэнергострой» төзелеш оешмасы һәм аның эшчәнлеге турында,

– КАМАЗ төзелеше чорында Яр Чаллы шәһәренең мәдәни тормышы турында.

Башлангыч һәм уртанчы, өлкән сыйныф укучыларын, көллият студентларын чакырабыз.

Экскурсиянең дәвамлылыгы 1 сәгать.

Бәясе килешү буенча.

Төркемдә кеше саны – 15 тән алып 25 кә кадәр.

Гаризалар Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14 А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә кабул ителә.

Белешмә-мәгълүмат бүлеге  (2 нче кат).

Бүлек мөдире Бориснко Варвара Олеговна, тел. 70-02-26.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.