3 декабрь – Халыкара пестицидларга каршы көрәш көне

Пестициды3 декабрьдә дөньяның бөтен почмакларында Халыкара пестицидларга каршы  көрәш көнен билгеләп үтәләр. Әлеге датаны сайлау 1984 елның 3 декабрендә һиндстанның Бхопале шәһәрендә урнашкан пестицид заводында булган экологик фаҗигагә барып тоташа.
Пестицидларга каршы халыкара көрәш көненең максаты – әлеге зарарлы химикатларны җитештерү һәм куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итүгә дөньякүләм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Пестицидлар – синтетик химик матдәләр, 20 нче гасырның икенче яртысында күп кенә илләр аларны авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыру өчен куллана.

Әмма, соңрак ачыкланганча, бу химикатларны җитештерү планета халкы өчен файдага караганда, күбрәк зыян салды. Пестицидлар авыл кырларында югары уңыш алуга китерсәләр дә (соңрак анысы да шик астына куелды), су, туфрак, үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләргә зур зыян салынганлыгы билгеле булды.

20 нче гасырның соңгы унъеллыкларында кайбер илләрдә пестицидлар кеше сәламәтлеге һәм тормышы, бөтен тере табигать өчен иң мөһим куркыныч тудыручы факторга әйләнде. СССРда узган гасырның 60 нчы елларында пестицидлар күләме елына бер кеше исәбенә бер килограммга да җитмәсә, Үзгәртеп кору еллары азагына өч тапкырга артты.

БМО белгечләре фикеренчә, нәкъ менә пестицидлар «тыныч һәлакәт»нең төп сәбәбе булды – Европа туфрагының хәзерге халәтен шулай дип атыйлар. Шуның өстенә, пестицидлар шул дәрәҗәдә нык, ә таралу масштаблары зур, аларны хәтта Антарктика пингвиннары организмында да табалар. Антарктикага исә алар һава һәм океан агымы белән килеп керә.

Җирнең биосферасына химик йогынты ясау нәтиҗәләре бик аянычлы. Алар кешеләрдә һәм хайваннарда төрле мутацияләргә һәм авыруларга, репродуктив һәм гормоннар системалары эшчәнлеге, иммунитет какшауга, онкологик авыруларга һәм тумыштан зәгыйфьлелеккә китерә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен планетада 2 млн га якын пестицидлардан агуланучылар теркәлә, бу нигездә аның белән эш итүчеләр.

Глобаль масштабта җитдирәк мәсьәләне нык торучан органик пычратучы матдәләр тудыра. Куркыныч янаганын аңлап, күп илләр, шул исәптән, Россия дә агулы матдәләрне җитештерүне туктатты һәм аларны куллануны тыйды. Әмма бу мәсьәлә һаман да кискен тора. Аны чишү өчен 2001 елның маенда Швециянең Стокгольм каласында нык торучан органик пычратучы матдәләр буенча Конвенция кабул ителде, аны 127 ил имзалады. Интернациональ Стокгольм конвенциясе Җир йөзендәге бар тереклек иясе өчен зур зыян китерүче пестицидларны, сәнәгать химикатларын һәм газларны күпләп юкка чыгаруны юридик яктан ныгыта. Ул 50 ил тарафыннан расланганнан соң үз көченә керәчәк. Бүгенге көндә Конвенцияне раслаучы илләр икәү генә – Канада һәм Фиджи. Һәм шунлыктан төрле илләрнең экологлары Конвенцияне тормышка ашыру кирәклеген искә төшерү максатында, 3 декабрь көнне бөтен дөнья буенча акцияләр уздыра.

Хәзер «пестицидлы» авыл хуҗалыгына каршы галимнәр «органик» җир эшкәртү концепциясен алга куя, ул төрле үсемлекләрне кушу, корткычларга табигый контроль, химик ашламаларны органикка алыштыруга нигезләнгән. Дөрес, әлеге концепциянең кайчан зур күләмдә кулланылышка керүе мәсьәләсе ачык булып кала бирә.

Чыганак:  Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3133.