11 декабрь – Халыкара таулар көне

Горы 2003 елның гыйнварында БМОның 57 нче Генераль Ассамблеясе карары белән гамәлгә куелган Халыкара таулар көне һәр елны 11 декабрь көнне билгеләп үтелә.

БМОның Генераль Ассамблеясе халыкара берләшмәне бу көнне, планетаның таулы төбәкләре үсеше мәсьәләләренә һәм анда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү кирәклегенә игътибарны җәлеп итү максатында, төрле дәрәҗәдәге чаралар оештырырга чакыра. Тиешле резолюциядә таулы районнарның тотрыклы үсешенә юнәлдерелгән эшчәнлекнең аеруча актуаль булуы ассызыклана. Бу көнгә багышланган агарту чаралары, кагыйдә буларак, тематик китап ярминкәләрен, симпозиумнар, лекцияләр һәм семинарларны үз эченә ала, шулай ук мәктәпләрдә тематик дәресләр уза. Тау яратучылар җәмгыятьләре гадәттә 11 декабрь атнасында танып белү-күңел ачу чаралары үткәрә.

Таулар коры җирнең 1/4ен алып тора, алар безнең дөньяның тотрыклы икътисадый үсешкә таба баруында мөһим роль уйный һәм халыкның 10 процентка якыны өчен яшәү урыны да булып тора. Алар таулы районнарда яшәүче 720 миллион кешегә яшәү һәм иминлек чыганагы булдырып кына калмый, ә тау итәгендә гомер итүче миллиардлаган кешегә турыдан-туры уңай йогынты ясый. Шунысын да онытмаска кирәк, таулар – бик күп уникаль үсемлек һәм хайван төрләре өчен тыюлык та, Җирнең барлык төп елгалары өчен су чыганагы. Шулай да, бүген тауларның дөньядагы төче су байлыкларының иң зур чыганагы, уникаль биологик төрлелек өчен тереклек итү урыны һәм бай мәдәни мирас тупланган урын, популяр ял һәм туристлык урыны буларак зур әһәмияткә ия нәзберек экосистемалар булуы таныла. Чөнки әйләнә-тирә мохитнең торышы начараю тауларда корылык, ишелү һ.б.табигый бәла-казаларга китерә, тау районнарында сәяси хәлнең кискенләшүе – сугышлар, террорчылык таралуга, качаклар саны артуга, ачлык һәм чирләр барлыкка килүгә сәбәпче була.  Болар барысы да тау төбәкләрендә уникаль табигый һәм кешелек потенциалын югалтуга илтә. Шунлыктан, тауларны саклап калу өчен, дөньяви берләшмәнең игътибарын бу мәсьәләләргә җәлеп итү мөһим.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/1730.