10 декабрь – Халыкара хайваннар хокуклары көне

Права животныхХайваннар да кешеләр кебек үк тере организмнар. Алар да яшәргә хокуклы һәм кыерсыту-газаплардан яклауга мохтаҗ. Аларны эксплуатацияләү һәм үтерүне туктату максатларында әлеге бәйрәм гамәлгә кертелә.

Халыкара хайваннар хокуклары көне ел саен 10 декабрьдә күп кенә илләрдә билгеләп үтелә.

1977 елның 23 сентябрендә Халыкара хайваннар хокуклары лигасы, Кеше хокуклары декларациясе нигезендә, «Хайван хокуклары Гомуми Декларациясе»н эшли. 1978 елның 15 октябрендә ЮНЕСКОның Парижда узган чираттагы утырышында җыелучылар каршында аны игълан итәләр. Бөтендөнья хайваннар хокуклары декларациясе аларның ниятле кыерсыту-газапларсыз, эксплуатациясез яшәү хокукына ия булуларына басым ясый. Декларация дөньяның күп кенә илләрендә йөзләгән мең кешедән торган зур һәм кечкенә оешмалар тарафыннан имзалана. 20 ел узганнан соң, төгәлрәге 1998 елның 10 декабрендә, Кеше хокуклары декларациясенә кул куюның 50 еллыгын бәйрәм итү вакытында әлеге датаны Халыкара хайваннар хокуклары көне буларак та билгеләп үтәргә карар кылына.

Хәзерге көндә барлык илләрдә дә хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәтне тыю һәм аларга карата кешелекле караш формалаштыру белән бәйле мөнәсәбәтләрне көйләп торучы хокук нормалары бар. Төрле канунчылык актлары эченә аерым маддәләр кертелгән. Аларга ярашлы рәвештә хайваннарны кыерсыткан гражданнар, кылган гамәлләренең авырлыгына карап, административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла. Кызганыч, күп илләрдә бу маддәләр эшләми.

Россиядә бу датаны 2004 елдан гына ныклап билгеләп үтә башлыйлар. Бу көнне төрле чаралар – акцияләр, бәйгеләр үткәрелә, агитация материаллары таратыла, плакатлар эшләнә һәм эстрада йолдызлары чыгышлары уза.

Кызыклы фактлар:

2009 елда Россия беренчеләрдән булып Ак диңгездә тюлень балаларын аулауны тыя.

Германиядә хайваннар хокуклары Конституция тарафыннан гарантияләнә. Ә Англиядә, Хайваннар иминлеге турында канун (2006 ел) буенча, хуҗаларына хайваннарны кыерсыткан яки 16 яшьтән кечкенә кешеләргә саткан, бүләк иткән өчен 20000 фунтка кадәр штраф яки 51 атнага кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: zhivoderam.net›…dekabrya-mezhdunarodnyj-den-prav…